Accessibility links

Кайнар хәбәр

Левада үзәге: Русияләрне бәйләр үсү, фәкыйрьлек, эшсезлек борчый


Русияләр коррупцияне, рухи һәм мәдәни кризисны, медицина хезмәтенең кыйммәт булуын төп проблемнар дип атый.

Левада үзәге үткәргән сораштыруларга күрә, русияләрне беренче чиратта бәйләр үсү, фәкыйрьлек, эшсезлек борчый. 77% русияле бәяләр үсүгә, 50%ка якыны фәкыйрьләнүгә һәм эшсезлеккә борчылу белдерә.

Сораштыруда катнашканнарның өчтән бердән артыграгы икътисад кризисына, чиреге рубльнең бәясе төшүгә, 26% керемнәрнең дөрес бүленмәвенә борчыла.

Фикер белдерүчеләр Русиядәге төп проблемнарга коррупцияне (24%), рухи, мәдәни кризисны (16%), медицина хезмәтенең кайбер төрләренең кыйммәт булуын (15%) кертә.

2015 ел белән чагыштырганда Украинадагы сугышка борчылучылар кимегән. Узган ел 28% булса, быел 14%ка калган.

Өч процент русияле генә бу исемлеккә хокукларны һәм демократик ирекләрне чикләүне керткән.

Социологларның узган ел үткәргән сораштыруларыннан быелгысы әллә ни аерылмый, халыкны экология, терактлар янавы, хезмәт хакларын тоткарлау күбрәк борчый башлаган.

XS
SM
MD
LG