Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарның милли бизәкле киемен дөньяга танытасым килә"


"Татарның милли бизәкле киемен дөньяга танытасым килә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:37 0:00

"Татарның милли бизәкле киемен дөньяга танытасым килә"

Казанда сәләтле дизайнер Мира Рәхмәтнең милли бизәкләр белән тегелгән киемнәр кибете эшли башлады. Иске татар бистәсендә ачылган кибет башкалага килгән туристларга да татар орнаментлы киемнәрне таныту мөмкинлеге бирә.

Милли кием һәм милли орнаментларны дөньяга таныту минем өчен бик мөһим ди, яшь дизайнер Мира Рәхмәт үз кичерешләре белән уртаклашып. Ул үз киемнәрен теккәндә милли бизәкләр белән бизәүне һәм чигүне беренче чиратка куюын әйтә.

Мин милли бизәкләрне татар китапларыннан эзлим, үземә ошаган бизәкләрне тапкач санактагы махсус програмга кертәм һәм аннан соң шушы програм аша бу бизәкләрне киемнәргә төшерәм. Иҗатым менә шулай барлыкка килә, ди ул.

Мира Рәхмәт иҗатының үзәгендә тире мозаикасы торуын әйтә. "Бу минем стилем. Тамбур чигүе бик күп, ә менә сафьян читекләрендәге татар орнаментларын мөгаен беренче тапкыр мин эшләгәнмендер әле. Минем татарның милли бизәкле киемен дөньяга танытасым килә"

Әлеге кибеткә дусларының киңәше белән үзенә милли бизәкле кием сайларга килгән җырчы Фәридә Әхмәтшина, бүгенге көндә татар хатын-кызларының киемнәренә бик зур игътибар бирелә ди.

"Без чит ил брендларыннан киенеп үзебезнең милли киемебезне югалтабыз, аларча булабыз. Ә үзебезнең киемне кигәч, канатлар үскәндәй була. Горурланып яшисең. Кайбер кием матур, әмма уңайсыз була.

Ә мондагы киемнәр үзләре матур да, үзләре уңайлы да. Милли колоритлы булуын әйтеп тә тормыйм. Анысы - бу киемнәрнең төп сыйфаты. Бу эш бик кирәкле һәм мин Фәридә-Алсу дуэты исеменнән Мирага иҗади уңышлар теләп калам", ди җырчы.

Мира Рәхмәтнең Каюм Насыйри урамындагы "Concept-buro" кибетен ачуга "Иске Казан" префектурасы зур ярдәм күрсәткән.

Префектура хезмәткәре Ләйлә Вәлиева сүзләренчә, бүгенге көнгә кадәр милли киемне сатып алу, аңа заказ бирү урыны булмаган диярлек, ә менә бу кибетнең ачылуы исә, туристларга да татар милли киемен сатып алу мөмкинлеге тудыра.

"Иске татар бистәсе ел дәвамында меңәрләгән санда туристны кабул итә. Туристлар төзекләндерелгән биналарны карап чыккач, сездә милли рух торгызылган кебек булса да, бу биналарда кемнәр эшли соң, дигән сораулар бирәләр иде.

Әйтик, Суфиян урамы, Күнчеләр урамы дибез. Туристлар, кайда соң ул күнчеләр, дизайнерлар, милли киемне җитештерүчеләр, дип сорый. Без кайвакытта бу сорауларга җавап бирә алмыйча югалып та кала идек.

Әйе, хәзерге вакытта Татар утары торгызылган, остаханәләрдә рәссамнар эшли. Әмма бүгенге көнгә кадәр милли киемгә заказ биреп, аны сатып алу урыны юк иде. Хәзер шушы дизайн кибетнең ачылуы, безнең өчен зур вакыйга һәм зур куаныч булды.

Хәзер инде без монда килгән туристларны әлеге кибеткә алып керә алабыз, татар милли бизәкләре төшкән киемнәрне күрсәтә алабыз һәм алар да үзләренә кирәкле киемнәрне шушыннан ук сатып ала алачак".

Мира үз иҗатын халыкка танытуда ярдәм иткәннәре өчен "Иске шәһәр" префектурасы белән беррәттән, Бөтендөнья татар яшьләре форумына, "Түбәтәй" милли ризыклар челтәренә, "Милли" чәчәкләр студиясенә, "Идел", "Сөембикә" журналларына рәхмәтләрен җиткерә.

Мира Рәхмәтнең милли бизәкле киемнәр кибете Казанның Каюм Насыйри урамы 40нчы йортта урнашкан.

XS
SM
MD
LG