Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан метросының яңа станциясенә урысча гына "Дубравная" исеме бирелгән


Казан метросының яңа тукталышына "Дубравная" дип исем бирелгән. Бу хакта Казан башкарма комитеты карарында әйтелә.

Казан метросының 11нче станциясе "Дубравная" дип аталачак. Бу хакта Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин имзалаган карарда әйтелә. "Дубравная" урамына якын булганга бу исем кушылган.

Казанның Горки-3 бистәсендәге "Дубравная" урамы татарча "Имәнлек" дип аталса да, карарда "Имәнлек" турында сүз юк.

Азатлыкка Казан шәһәр думасының топонимика комиссиясе башлыгы Людмила Андреева: "Метро исемнәрен топонимика комиссиясе сайламый, аның белән башкарма комитет шөгыльләнә", дип белдерде.

Азатлык Казанның башкарма комитетыннан метро тукталышын нигә татарча да атамаулары турында әлегә җавап ала алмады.

Бу яңа станцияне 2014 елда төзи башлыйлар, 2016 елда төгәлләргә җыеналар.

XS
SM
MD
LG