Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр очкычын кулга төшерүче Кыпрыста кулга алынган


Тотыклар очкычтан чыга.
Тотыклар очкычтан чыга.

Кыпрыс мәгълүмат чаралары очкычны кулга төшерүче Мисырда төрмәләргә ябылган хатын-кызларны иреккә чыгаруны һәм Европа Берлеге вәкилләре белән очраштыруны таләп иткән, дип хәбәр итте.

Мисырның EgyptAir һава ширкәте очкычын кулга төшергән кешене Кыпрысның Ларнаки һава аланында кулга алганнар. Бу хакта Кыпрыс хакимиятләре белдерә.

Очкычны кулга төшерүче – Сәйф Әлдин Мостафа дип белдерелде, ә Кыпрыс мәгълүмат чаралары ул Мисырдагы төрмәләргә ябылган хатын-кызларны иреккә чыгаруны һәм Европа Берлеге вәкилләре белән очраштыруны таләп иткән, дип тә хәбәр итте.

Рәсми мәгълүматларга күрә, очкычта 81, шул исәптән 20дән артыгы чит илләрдән пассажир, 15 экипаж әгъзасы була.

EgyptAir һава ширкәтенең Airbus A320 очкычы Александрия шәһәреннән Каһирәгә юл тоткан. Пассажирларны тотык итеп алучы очкычны Кыпрысның Ларнаки шәһәренә төшерү таләбе куя.

Бу хәлдән соң Каһирәдән Нью-Йоркка китәргә тиеш очкычның очу вакыты, иминлек сәбәпле, кичектерелде.

XS
SM
MD
LG