Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нуриев фестивалендә татар әсәрләреннән "Шүрәле" балеты күрсәтелә


Җәлил театрында Нуриев фестивале белдерүе
Җәлил театрында Нуриев фестивале белдерүе

Казанда 11-28 май Рудольф Нуриев исемендәге XXIX балет фестивале үтәчәк.

Казанда 11-28 май көннәрендә үтәчәк Рудольф Нуриев исемендәге XXIX балет фестивалендә Фәрит Яруллинның "Шүрәле" балеты да күрсәтеләчәк. Бу хакта Җәлил театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль көннәрендә Җәлил сәхнәсендә 13 әсәр тәкъдим ителә, бу чара "Эсмеральда" премьерасы белән ачыла. Нуриев фестивален Петербурдагы Борис Эйфманның дәүләт академик балет театры гастрольләре ябачак. Әлеге театр фестивальгә "Евгений Онегин", "Роден" балетларын алып килә.

Узган ел "Алтын Урда" балетын куючы иҗади төркем Тукай бүләгенә лаек булган иде. Ни сәбәпле "Алтын Урда" да фестивальгә кертелмәде, дигән сорауга Җәлил театры сүзчесе Жанна Мельникова: "Шүрәле" - безнең иң яхшы әсәрләребезнең берсе, ул шуңа куела. Ә "Алтын Урда"ның ник фестивальгә алынмавын әйтә алмыйм", диде.

XS
SM
MD
LG