Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләренең кайсы халыкка якынрак?


Рөстәм Хәмитов (сулда) һәм Рөстәм Миңнеханов (уртада) 2010 елда Уфада ике республика арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек килешүе имзалау уңаеннан оештырылган концерт карый. Башинформ фотосы.
Рөстәм Хәмитов (сулда) һәм Рөстәм Миңнеханов (уртада) 2010 елда Уфада ике республика арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек килешүе имзалау уңаеннан оештырылган концерт карый. Башинформ фотосы.

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов туры эфирда республика халкы сорауларына җавап бирәчәк. Татарстанда президентының матбугат үзәге сорауларга “Электрон хөкүмәт” аша җавап бирелеп килүен әйтте.

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовның туры эфирда республика халкы сорауларына җавап бирүе 7 апрельдә 19.00дә башланачак. Ул барлык республика телеканалларыннан күрсәтеләчәк.

РБК-Уфа телеканалы “Шеротон” отелендә телестудия булдырачак һәм анда һәр теләгән Башкортстан кешесе үзен борчыган сорауны бирә алачак, диелә РБКның Facebook битендә.

Азатлык радиосы Татарстан президенты матбугат үзәгеннән Рөстәм Миңнехановның да туры эфирда халык сорауларына җавап бирү планы юкмы дип кызыксынды. Президент сүзчесе урынбасары Ләззәт Хәйдәров Татарстанда “Электрон хөкүмәт” проекты эшләвен әйтте.

“Анда гел язып торалар, шул ресурс аша җавап биреп торабыз”, диде ул.

Шулай ук Хәйдәров Рөстәм Миңнехановның узган елның май аенда баш мөхәррирләр белән зур очрашуы булганлыгын искә алды.

Интернет куллану күп вакыт ала, һәрберсенә җавап бирү авыр, әмма шикаятьләр өчен “Халык контроле” ресурсы бар

Чыннан да Миңнехановның яңа ел алдыннан журналистлар белән очрашу традициясе билгеле. Соңгы тапкыр ул 8 март алдыннан республика киңкүләм мәгълүмат чараларында эшләүче хатын-кыз журналистлар белән очрашкан иде. Ул анда интернет куллану күп вакыт ала, һәрберсенә җавап бирү авыр, әмма шикаятьләр өчен “Халык контроле” ресурсы бар, анда килгән жалулар игътибарсыз калмый дигән аңлатма бирде.

Рөстәм Миңнеханов эшли башлаган дәвердә халыкка ачыграк булырга кирәклеген әйтеп килде. Ул башкалардан аермалы буларак интернетны эшкә җикте, башкаларны да заманча техника белән тәэмин итеп, кулланырга өндәде. Беренчеләрдән булып Twitter-да үз хисабын ачты. Баштагы мәлдә аңа кайда нинди проблем булганын түкми-чәчми яздылар, ул үзе дә аерым мәсьәләләрне контрольгә алып җавап биреп барды.

Берничә елдан соң Рөстәм Миңнеханов Instagram'да теркәлеп, Twitter'га “хыянәт итте”. Соңгысын ул хәзер сирәгрәк куллана, күбрәк Instagram-да утыра, үзенең сәфәрләрендә ниләр күргәне, кайда кем белән очрашканы хакында ул фото һәм видеолар ярдәмендә хисап тота. Әмма Instagram-ның бер җитешсезлеге бар - анда халык белән әллә ни аралашып булмый. Кешеләр зарларын язса да, Миңнеханов җавап биреп тормый. Бәлки шуның өчен дә ул Instagram-га күчмәде микән дигән шик туа.

Узган елның августында “Вконтакте” социаль челтәрендә дә Татарстан президентының рәсми хисабы булдырылды. Аккаунт тулысынча урыс телендә, Миңнеханов та бик сирәк кенә урыс хәрефләре белән “Хәерле иртә!” дип язып куя. Ә менә бюджет акчасына булдырылган һәм президент үзе фатиха биргән “Татар иле” социаль челтәрендә Рөстәм Миңнехановның сәхифәсе бөтенләй күренми. Анда түрәләрдән бер ялгызы Татарстан премьер-министры Илдар Халиков кына утыра. Татарстан президенты Facebook-та да юк.

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов шул урынга куелгач та халыкка ачык булуын күрсәтү өчен интернетны актив куллана башлаган иде, ул хәтта блог та алып барды. Әмма хәзер инде ул бу эшеннән читләшкән, аның LiveJournal-дагы соңгы язмасы 2013 елның 6 февралендә булган.

XS
SM
MD
LG