Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:54

Татарстан Чехиядә мәдәният көннәре үткәрергә әзерләнә


Брнодагы Татарстан көннәренең интернет сәхифәсе

Брнодагы Татарстан көннәренең интернет сәхифәсе

5-6 апрельдә Чехиянең Брно шәһәрендә үтәчәк Татарстан мәдәнияте көннәренә татарстаннар да, Брнодагы чехлар да зурдан әзерләнә.

Брно – Чехиянең үзгә бер төбәге булган Көньяк Моравия башкаласы. Брноның да Татарстан башкаласы Казан кебек меңъеллык тарихы бар. Ул Прагадан кала илнең икенче зур шәһәре, Чехиянең икътисад һәм сәнәгать үзәге дә булып тора.

Татарстан Чехиянең бу төбәге белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштырып килә. Президент Рөстәм Миңнеханов биредә инде берничә мәртәбә булды, аның төбәк җитәкчесе һейтман (губернатор) Михал Һашек белән дуслыгы да бар. Мәдәният көннәре вакытында Көньяк Моравия һәм Татарстан арасында элемтәләрне тагын да ныгыту өчен 6 апрельдә икътисад форумы узачак, анда Миңнеханов та катнашыр дип көтелә.

Көньяк Моравия хакимияте Татарстан мәдәнияте көннәрен каршылап, бу хакта халык күбрәк белсен дигән максат белән, интернетта махсус сәхифә дә булдырды. Анда чараларның кайларда булачагы күрсәтелгән, концертта катнашачак сәнгать коллективларының, артистларның фотолары һәм видеолары да урнаштырылган. Мәдәният көннәрендә катнашасың килсә, концерт залларына интернеттан бушка урыннар да аерырга була.

Татарстанның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле

Татарстанның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле

Мәдәният көннәрен Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле ача. 5 апрельдә алар Брноның Břetislav Bakalа концерт залында чыгыш ясый. "Чехиягә барыбыз да – 17 кеше киләчәкбез, бер сәгатьлек тамашабызда халыкыбызның иң гүзәл фольклор әсәрләрен тәкъдим итәчәкбез", дип белдерде Азатлыкка Фәйзрахманов.

Фольклор ансамбле 6 апрельдә Sono centrum тамашалар үзәгендә булачак Татарстан сәнгать осталары концертында да катнаша. Сәхнәгә алар "Идел йорт" эпосы һәм "Ярмәк вагы" җырлы-биюле күренеше белән чыгачак.

Сәнгать осталары концертында Эльмира Кәлимуллина, Филүс Каһиров, Марсель Вагыйзов, Айдар Сөләйман, Гөлнара һәм Рузил Гатиннар һәм башка артистлар да катнаша.

Татарстан җыр һәм бию ансамбле

Татарстан җыр һәм бию ансамбле

Татарстан җыр һәм бию ансамбле әлеге концертның төп бизәге булачак дип көтелә. Ансамбль чыгышы белән сәнгать осталары концерты башланып китәчәк һәм төгәлләнәчәк. "Без Чехиягә ансамбльнең алтын фондында булган иң яхшы өч җыр-биюле күренешне алып киләчәкбез", диде директор Юрий Жуков Азатлыкка.

Аннан да кала, хорның ирләр төркеме Чехиянең поп һәм классик җырлар башкаручы җырчысы Карел Готт ​репертуарыннан һәм чех халык җырларыннан ике әсәр башкарачак. Ансамбль баянчылары Айдар Вәлиев һәм Алмаз Әхмәтҗанов славян темаларына көйләр әзерли. "Безнең мәдәният көннәренә килүчеләрне гаҗәпләндерәсебез дә килә", ди Жуков.

"Туран-ART" җитештергән милли бизәкле әйберләр

"Туран-ART" җитештергән милли бизәкле әйберләр

Татарстан сәнгать осталары концертына килгәннәр татар халкының һөнәрчелеге күргәзмәсе белән таныша алачак. Күргәзмәдә күннән тегелгән каюлы читекләрне, сәйләнле түбәтәйләрне, энҗеле калфакларны, чигүле киемнәрне күрергә мөмкин булачак.

Татарстан мәдәният министрлыгы хезмәткәре Гүзәл Минһаҗева күргәзмәгә борынгыдан килгән һөнәрләрне бүген дә саклап яңа бизәкләр өстәүче осталар үзләре дә Чехиягә барачак дип белдерде. Күннән читекләр тегүче Рөстәм Емилеев, чигү остасы Ирина Беспалова, милли киемнәр тегеп танылган "Туран-ART" ширкәте вәкилләре дә Брнода булачак. Минһаҗева сүзләренчә, теләүчеләр һөнәрчеләрнең эшләрен сатып ала алачак.

Татарстан мәдәнияте көннәре вакытында Көньяк Моравия төбәге хакимияте бинасына кергәннәр фотокүргәзмә аша гына булса да Татарстанга, республикадагы тарихи урыннарга сәяхәт итә алачак.

"Бу күргәзмә Татарстанның бүгенге көнгә яулаган казанышларын чагылдыра. Казан шәһәренең, Болгар, Зөя музей тыюлыгы күренешләре дә бар", диде Минһаҗева.

Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында хәзер Прагада яшәүче рәссам Розалия Әбделгалиева-Атнагулованың рәсемнәре дә күрсәтелә. Бу күргәзмәдә авторның Чехия күренешләрен чагылдырган сынлы сәнгать әсәрләре урын алачак.

XS
SM
MD
LG