Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:22

Баланы татар җанлы итеп үстерү өчен Татарстанда яшәү мөһимме?


"Сабыйлар" балалар үзәге

"Сабыйлар" балалар үзәге

Баласын татар мохитендә тәрбияләү өчен яхшы эшен, ирешелгән дәрәҗәсен ташлап Татарстанга кайткан ата-аналар дөрес эшлиме? Аларның өметләре акланамы? Азатлык шундый өч гаилә белән сөйләште.

Русиянең кайбер төбәкләрендә мәктәпләрдә яулык бәйләүне тыйгач, татар гаиләләре Татарстанга күченеп кайткан иде. Гомумән баласын татар мохитендә, ислам динендә тәрбияләргә теләүче гаиләләр арасында Татарстанга күченеп кайтучылар аз түгел. Алар арасында өметләре акланмыйча кире китүчеләр дә бар. Азатлык Мәскәүдән Татарстанга күченеп кайткан өч гаилә белән шул хакта сөйләште.

Өч бала анасы, журналист Диләрә Әхмәтова:

– Диләрә синең балаларың өчесе дә Мәскәүдә тудымы?

– Безнең ике бала Мәскәүдә, өченчесе Казанда туды. Берсенә алты, икенчесенә дүрт яшь вакытта без Казанга күчендек. Башта балалар бакчасына йөрдек, аннары олысы инде мәктәпкә китте. Күчү сәбәпләре арасында балаларны мәктәптә татарча укыту һәм әти-әниләргә якынрак булу иде.

Мин Мәскәүдә ризык хәләл булмаганга, балаларны бакчага бирәсем килмәде. Минем өчен бу мөһим. Хәтта урыс телле бакча булса да, хәләл булса, бирә идем. Андый хосусый бакчалар бар, әмма алар без яши торган җирдән ерак иде.

Диләрә Әхмәтова

Диләрә Әхмәтова

– Димәк, син хәзер барысыннан да канәгать? Күченеп кайту юкка булмады?

– Юк булмады. Хәзер без мәктәптән дә, бакчадан да бик риза, ләкин, чынлап та, татарча укыта торган мәктәпләрнең Казанда бармак белән санарлык булуы күңелсез ачыш булды. Татар гимназиясе дип санала торганнары да фәннәрне урысча укыта. Тәрбия эшләрен генә татарча алып бара.

– Сезнең өчен "чиста" татар мәктәбе булуы мөһим идеме?

– Предметлар мөһим булмаса да, аның принцибы кыйммәт. Нинди дә булса мәктәп үзенең кыйбласын татар дип билгели икән, бу дөрес әйбер. Мин бала, өйдә татарча аралашу булганда, 7нче сыйныфка җиткәч ана телен онытыр дип уйламыйм, ләкин хәзерге вакытта татар мәктәпләрендә башлангычта ук күп кенә әйберләрне урысча бирәбез, диделәр. Башлангычның татарча булуы безнең өчен принципиаль иде.

– Казанга күченгәч балаларыңның татарчасы камилләштеме?

– Өйдә татарча сөйләшәбез, шуңа Казанга күчү белән алар ана телен яхшырак белә башладылар дип әйтмәс идем. Ләкин алар шундый яшькә килеп җитте, бигрәк тә олысы, аралашулары күбрәк гаиләдән читтән уза. Ягъни мәктәптә. Без Мәскәүдә калган булсак, алар көннең күп өлешен яшьтәшләре белән урысча, укытучы белән урысча аралашып өйдә кичен 3-4 сәгать кенә безнең белән татарча сөйләшер иде. Ягъни өч кеше белән татарча, тагын 100 кеше белән урысча булып чыга. Ул татар теленең функционалын киметә һәм телләре саега башлый. Без моны сиздек.

Мин татар телен өйрәтер өчен Татарстанга күченү таләп ителә дип әйтә алмыйм, чөнки бу алдау булачак. Ул сиңа гарантия бирми.Казанда яшәгәндә дә ул дәвам итә. Татар теле өчен көн саен көрәш бара. Балалар бакчасында да балалар тәрбияче белән татарча, ә үзара нишләптер урысча аралашалар. Бу мәктәптә дә шулай.

Динне тоту ягыннан да хәләл ризыктан башка Мәскәүдә авырлык кичермәдек.

Бик күп гаиләләр идеалистик карашлар белән Казанга кайтабыз, диләр. Ну ул синең идеалыңа һәрвакытта да килеп бетми. Хыял бер, чынбарлык башка.

Ике бала атасы, Halal Guide җитәкчесе Айрат Касыймов:

– Айрат, Мәскәүдә нефть өлкәсендәге керемле эшеңне ташлап, Казанга кайтуыгыз нәрсә белән бәйле?

– Минем хатын Казаннан. Аннары Татарстанда IT өлкәсе үсеш ала, бу татарларга кайтырга этәргеч бирә. Кызыклы проектлар нигезендә эшләп була. Аннары хәләл җефетем яулыклы булганга, аңа Казанда яшәве уңайлырак.

Айрат Касыймов

Айрат Касыймов

Әлбәттә, безнең киләчәктә барыбер Казанга күчү планы тора иде, әмма уйлаганнан алдарак күчендек. Балаларны татар бакчасы һәм мәктәбенә бирү нияте бар. Казанда "Сабыйлар" дигән балалар бакчасы бар. Анда мәктәпкәчә балаларны тәрбияләү тулысынча татарча. Бу күбрәк хатынның хыялы. Әмма иң мөһиме инде мәктәп. Бакча яшендә бала өйдә хәләл генә ашый, татарча гына сөйләшә икән, инде мәктәп чорына җиткәч, авырлыклар башланырга мөмкин. Шуңа без мәктәпкә барыбер Казанда бирербез дип исәп тоттык. Әмма әле безнең балалар кечкенә, олысына өч яшь, кечкенәсе яңа туды.

– Балаларны Казанда татар мәктәпләрендә укытырга телибез, дисең. Андый мәктәпләр бармы соң ул?

– Мин Казанда татар-төрек лицейлары бар дип ишеттем. Аларны тәмамлучылар Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә күп өлкәдә уңышларга ирешә. Әмма анда бары җиденче сыйныфтан гына алалар бугай. Шунда бирәсебез килә. Әлбәттә хәзер алар инде лицейлар дип кенә атала бугай. Һәрхәлдә, анда татар теле укытыла. Гомумән, анда телләр өйрәнү дәрәҗәсе яхшы.

– Димәк балаларны татарчага өйрәтү өчен Татарстанга күченү кирәк дип саныйсың?

– Монда беренче чиратта хатынны дөрес сайлау кирәк. Аның татар телен белүе мөһим. Шуңа бу мәсьәләне гаилә корганчы ук уйларга кирәк.

Мин Мәскәүдә ун ел яшәдем. Анда да татарларга ана телен өйрәнү өчен мөмкинлекләр бар. Бер татар мәктәбе, мәчет каршында мәдрәсәләр бар. Мин Мәскәүдә яшәсәм дә, һәрвакыт татарлар белән аралаштым. Теләгән кеше анда да татарчага өйрәтә ала, әмма Татарстанда, әлбәттә, ана телен саклау һәм үстерү күпкә җиңелрәк.

Өч бала атасы, Мәскәү өлкәсе Сергиев-Посад районы мөселман оешмасы имам-хатыйбы Арслан Садриев:

– Арслан хәзрәт, сез Мәскүдән Казанга күченеп кайткан идегез, аннары кабат киттегез. Ни сәбәпле?

– Бу минем эш белән бәйле иде. Гаиләмә минем белән булу яхшырак дип бергә күчендек.

– Димәк сез, балаларыгызны татарча өйрәтергә, башка мөселман балаларына якынрак булсыннар дип күченмәдегез?

Юк, әмма Казан 50 проценнтан артык татарлар, мөселманнар яшәгән шәһәр буларак, минем балаларым анда үзләрен яхшырак хис итә. Алар мәктәптә татар телен укыды, 10 мең кешегә бер мәчет бар. Бу өлкәдә барысы да яхшы.

– Балаларыгыз хәзер Мәскәүдә укыймы?

Әйе, балалар хәзер яңадан Мәскәүдә укый башладылар, әмма аларга Казанда күбрәк ошый. Барлыгы дүрт ел Казанда яшәдек. Мәскәүдән Татарстанга күченгәндә олысына ун, уртанчысына сигез, кечкенәсенә өч яшь иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG