Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия энергетика министрлыгы Татарстанда атом станциясе төзүне тикшерә


Казанда Татарстан АЭСы төзелешен башлауга каршы пикет. 11 март 2015
Казанда Татарстан АЭСы төзелешен башлауга каршы пикет. 11 март 2015

Русиянең 2030 елга кадәр энергетиканы үстерү планында Татарстанның Кама Аланы атом станциясен төзүне дәвам итү дә бар. Активистлар әлеге станцияне төзетмәү өчен әледән-әле чаралар үткәреп тора.

"Генерирующая компания" ачык акционерлык җәмгыяте директоры Рәүзил Хаҗиев Татарстанда киләчәктә атом электр станциясе төзелергә мөмкин, дип белдерде. Бу хакта Коммерсант хәбәр итә. Хаҗиев сүзләренчә, әлеге "станцияне төзү федераль програмда бар" һәм хәзерге вакытта бу идея Русия энергетика министрлыгында тикшерелә.

2013 елның ноябрь аенда Русия хөкүмәте 2030 елга кадәр энергетика өлкәсендә планлаштыру схемасын игълан итте. Анда 9 атом электр станциясен зурайту һәм төзү карала. Алар арасында Түбән Кама районының Кама Аланында станцияне төзүне дәвам итү дә бар.

Хакимиятләрнең бу яңа планнарына карата Татарстанның атомга каршы җәмгыяте 2014 елның апрелендә "Татарстаннар атомнан үлемгә каршы" дигән шигарь белән пикет үткәрде. Бу чарадан соң Вахитов районы мәхкәмәсе җәмгыять рәисе Альбер Гараповны пикетны оештырганда тәртип бозган дип гаепләп 30 сәгатькә мәҗбүри эшкә тартты. Пикетта активистлар кагып торган барабаннар "тавыш көчәйткечләр" дип бәяләнде. Пикетта тавыш көчәйткечләр куллану тыела.

XS
SM
MD
LG