Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда машина номерын алыштыру мәхшәргә әверелде


Карасубазар машиналарны теркәү хезмәте янына эләгә алган "бәхетле" кешеләрнең машиналары
Карасубазар машиналарны теркәү хезмәте янына эләгә алган "бәхетле" кешеләрнең машиналары

1 апрельдән Кырымда машиналарын яңадан теркәп Украина номерларын Русиянекенә алыштырмаганнар штраф түлиячәк. Теркәү хезмәтләре бик акрын эшләү сәбәпле, чакрымнарга сузылган чиратлар тезелде.

Кырымда Украина автомобиль номерларыны Русия номерларына алмаштыру мәҗбүрияте ярымутрауның барлык МРЭО ягъни төркеү бүлекләрендә тиешле дәрәҗәдә зүр чиратларга китерде.

Автомобиль хуҗалары хәтта беркая да китмичә 1-2-3 тәүлек буена чиратларда басып торырга мәҗбүр. Чөнки аннексияләнгән Кырымда 1 апрельдән украин номерларын алыштырмаган машина хуҗаларын штрафлар көтә. Беренче штраф 500 сум, икенчесе 5 меңгә баса, өченче тапкыр исә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү мөмкин дигән хәбәрләр тарала номерларын алыштырып өлгерә алмаганнар арасында. Менә шундый экзекуция әзерләгән “крымнаш”ларга Русия хакимиятләре.

Беренче штраф 500 сум, икенчесе 5 меңгә баса, өченче тапкыр исә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү мөмкин

Башта номерларны алыштыру мөддәте 2017 елга хәтле дип игълан ителгән иде, ләкин Русия хөкүмәте бу мөддәтне 2016 елның 1 апреленә кадәр кыскартты. Кыскартуын кыскартты, ләкин Кырымда моңа тиешле әзерлек булмаганга ЮХИДИнең һәм аның теркәү хәзмәтенең бу эшне тиешенчә башкара алмавы коллапска китерде.

Хәтта Мәскәү билгеләп куйган Кырым прокуроры Наталия Поклонская номерларны 1 апрельгә кадәр алыштыра алмаганнарны штраф җәзасына тартмаска вәгъдә иткән дигән кыска бер хәбәр дә булды җирле телеканалларда. Соңрак ул мине ялгыш аңладылар дигән сүзләр дә әйткән булган. Күрәсең, Мәскәү үз карарларына ниндидер прокурорның тыкшынуын теләми.

Машина номерлары мәсьәләсен кайгыртып Кырым Дәүләт шурасы да Мәскәүгә мөрәҗәгать иткән, Мәскәү куйган Кырым башлыгы Сергей Аксенов та бу мәсьәлә турында Русия башкаласына барып ниндидер сөйләшүләр үткәргән булган. Төзелештә эшләгән йөк машиналарын терки алмаган ширкәтләрнең эше тулысынча туктаячак дигән ул, ләкин билгеләнгән мөддәт инде бетеп барса да, бу мәсьәләдә үзгәреш юк.

Чиратлар нәрсәдән килеп чыга соң?

Беренчедән, теркәү хәзмәтләрендә эшләүчеләрнең аз булуы яки өлгермәве, эшнең тиешле дәрәҗәдә оештырылмавы белән бәйле. Мәсьәлән, Карасубазар (Белогорски) район теркәү хезмәтенә караган Сеитлер (Нижнегрски), Ички (Советский) районнарыннан килгән йөк ташучы һәм җиңел машиналарны тик ике эксперт тикшерә.

Карасубазар машина теркәү хезмәтен казаклар саклый
Карасубазар машина теркәү хезмәтен казаклар саклый

Кырымда эш хаклары даими кими бару сәбәпле бу хәзмәтләрдә эшләргә тәләүчеләр дә күп булмаса кирәк. Аннары аннексиягә кадәр эшләгәннәргә бу оешмаларда ышаныч юк дәрәҗәдә, аларның күбесе икенче, өченче дәрәҗәле вазифаларга күчерелгән.

Кырымга Русиядән вакытлыча килеп, вахта ысулы белән эшләүчеләр ЮХИДИдә һәм аның теркәү хезмәтләрендә дә шактый. Ләкин алар, күрәсең, Кырымдагы машина йөртүчеләрне кайгыртмыйча, беркая да ашыкмый гына эшлиләр, чөнки аларга хезмәт хакы күпме, азмы машина теркәүгә карамыйча шулай ук түләнеп бара.

Азатлык радиосының Карасубазар теркәү хезмәтеннән көненә ничә машина уздырасыз дигән соравына хезмәткәр 100-200 машина дип җавап бирде. Ләкин чынлыкта иң яхшы көндә дә 50-60 машина гына уздырылганны сөйли теркәү чиратында торганнар.

Чиратны саклау өчен төнлә машиналарында йоклап калганнар да шактый, шул ук вакытта машиналарын калдырып киткәннәр дә бар. Кайчак мондый машиналарның язмышы була. Аларның көпчәкләрен тишүләр, җиһазларын урлау очраклары да юк түгел. Ләкин бу чират әле беренче баскыч кына.

Икенче баскыч инде чиратка басып электрон чираттан талон алып экспертлар биргән кәгазьне теркәү хезмәтенә тапшыру. Карасубазар теркәү хезмәтендә өч районга көненә 25 электрон чират талоны бирелә. Бу электрон чиратка узу өчен кешеләр исемлекләр төзеп көн саен исемлектәгеләрне барлап чыгалар.

Карасубазарда машиналарны яңадан теркәү чираты
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:48 0:00

Ләкин көненә 25 электрон чират талоны биреләчәге икеле, чөнки бу чиратка инде июль аена кадәр талоннар таралган.

7 мең сум ришвәт бирсәң, бу эшне синең өчен эшләүче кешеләр дә бар икән. Аларны “бегунок” дип атыйлар. Әлбәттә, моны инде күрсәтмичә, сиздермичә эшлиләр һәм бу эштә дәүләт хәзмәтендәгеләр дә катнаша.

Электрон талоннарны күп итеп алдан алып аларны сатучылар да юк түгел икән. Мәнә шундый үзенчәләкле бизнес бара Кырымда яңадан тамыр җибәрә башлаган Русия бюрократиясе ярдәмендә.

Русиядә барлык эшләрдә бюрократия. Ниндидер белешмә (справка) алу өчен тагын бер белешмә кирәклеге дә кырым халкына инде онытылып килгән совет заманаларын хәтерләтә башлады.

Машина йөртүчеләр исә сүгенә-сүгенә берничә чакрымга сузылган чиратларда торырга мәҗбүр.

Кырымда машина номерын алыштыру өчен чират чакрымнарга сузылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:08 0:00

Номерларын алыштырырга инде өлгермәячәкләрен аңлаган күп кенә кеше украин номерлары белән машиналарын Кырымнан Украинага чыгарып, анда теркәүдән төшереп сатарга мәҗбүр була. Украина ягында Кырымнан чыккан машиналарны инде чик буенда ук көтеп торалар, арзан бәягә алып бу машиналарны Украинаның башка өлкәләрендә кыйбатракка сатып тагын да “бизнесны” дәвам итәр өчен Кырым чигенә кайтып басалар.

1 апрель – Халыкара көлке көненә номерларын алыштырырга өлгермәгәннәрне нәрсә көтәсе билгесез. Алар өчен 1 апрель шаяру көне түгел, ә бәлки Мәскәү оештырган тагын бер матәм көне булачактыр.

XS
SM
MD
LG