Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:34

"Мәдәният йортлары җитәрлек эшләмәгәч, балалар арасында җинаятьләр артты"


Чирмешән районының яңа төзелгән мәдәният йорты бүген буш диярлек. Мәдәни чаралар сирәк үтә, яшьләр өчен түгәрәкләр дә аз. Хезмәт хакы аз булганга, белемле егет-кызлар эшкә килми. Мәдәният йортлары актив эшләмәгәч, балалар арасында җинаять кылу артты, ди Чирмешән мәдәният йорты хезмәткәре Рәмзия Долгополова.

Чирмешән мәдәният йорты хезмәткәре Рәмзия Долгополова мәдәният йортының буш тору сәбәбен анда йөрергә теләүчеләр һәм актив эшләүчеләр булмау белән аңлата. Бу районда авылларда үзешчән иҗат төркемнәре дә аз икән. Булганнарына да 2-4 кенә кеше йөри. Җәен клублар дискәтүкләр белән генә чикләнергә мәҗбүр.

"Аларның 12 мең сум – түбән хезмәт хакына эшлисе килми"

"Мәдәният йортларына яшь хезмәткәрләр кирәк, ләкин яшьләр авылга кайтмый. Аларның 12 мең сум түбән хезмәт хакына эшлисе килми", дип белдерде Чирмешән мәдәният йорты мөдире Ольга Маркова. Аның фикеренчә, мәдәният йортларында хезмәткәрләрнең күбесе пенсия яшендәге кешеләр. Чирмешән мәдәният сарае янәшәсендә генә балалар сәнгать мәктәбе эшли. Яшьләр андагы хезмәт хакының 16-20 мең сум булуын белеп, сәнгать мәктәбенә эшләргә баралар, ди ул.

Район мәдәният йорты җитәкчелеге, "Кайтыгыз инде!" дип яшьләр артыннан йөрер көнгә калган. Яңа клублар, социаль-мәдәни үзәкләр төзү дә, яшь белгечләрне авылларга кайтару да ярдәм итә алмаган. Мәдәният йортларының ябылуы авылларның бетүенә дә этәргеч булып тора, ди район халкы.

Бу проблемнарны Чирмешән мәдәният йорты хезмәткәре Рәмзия Долгополова күчеш чоры, ял итү белән бәйле техниканың үсеше белән аңлатты.

"Берзаман халык мәдәният йортларыннан бизеп алды. Бу, үзенчә, зур югалту иде. Телевидениенең алга киткән чоры шулай ук бу хәлгә сәбәпче булды. Бүген халыкка өйдән чыкмыйча гына ял итү мөмкинлеге тудырылды. Халык бер-берсе белән аралашмый, берсен-берсен күрми, мәдәният юкка чыга. Балалар арасында җинаять кылу артты. Аларның тәрбиясе белән шулай ук мәдәният хезмәткәрләре шөгыльләнергә тиеш”, дию белән бергә, Рәмзия ханым да хезмәт хакы түбән булганда уңай нәтиҗәләр булмаячагы белән килешә.

"Халык мәдәният йортларын ачмыйлар дип зарлангач, тикшерүләр килеп, бер мәлгә ачылып алалар да, тагын тынлык урнаша"

Биектау районы мәдәният йортының яшь хезмәткәре Камил Шәрипов фикеренчә, халык мәдәният йортларын ачмыйлар дип зарлангач, тикшерүләр килеп, бер мәлгә ачылып алалар да, тагын тынлык урнаша. Чөнки коры интузиазм белән генә ерак китеп булмый башлый.

"Дәүләтнең хезмәт хакларын арттыру мөмкинчелеге юк икән, мәдәният хезмәткәрләренең эшләрен яратырга гына кала, аларның да сабырлыклары чикле", ди Камил Шәрипов.

Икенче бер төркемгә – бәйрәм, җыр-бию яраткан гади халыкка мәдәният хезмәткәренең эш хакы аз булу кебек эчке проблемнар кызык түгел, аларга мәдәният йортының эшләве кирәк. "Клуб ул мәдәният хезмәткәре ике сәгатькә генә килеп китә торган җир түгел. Мәдәният йортының ишекләре ачык булса, килүчеләр табылыр", ди алар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG