Accessibility links

Кайнар хәбәр

Африкадагы татар авылы Татарстаннан имам җибәрүне үтенә


Җыелыштан кайтып килүче Мәгарини егетләре
Җыелыштан кайтып килүче Мәгарини егетләре

Кениядәге Мәгарини авылы халкы тарихи ватаннарыннан имам җибәрүне сорап Татарстан җитәкчелегенә хат юллады.

Кениянең Һинд океаныннан ерак булмаган Мәгарини халкы мәхәлләсе авылга гыйлемле иманны Татарстаннан чакыру кирәк дигән карар чыгарган һәм бүген алар шул гозер белән Татарстан башлыкларына хат та юллады.

Мәгарини халкы татар дөньясы яңалыклары белән танышып тора. Хәбәрләрне күбрәк интернеттан укыйлар, ә кайберәүләр хәтта газет-журналлар да алдыра. Әле күптән түгел генә дөнья күрә башлаган "Безнең авыл", "Адашкан мәхәббәтем" кебекләр – иң ошаган басмалардан. Интернеттагылардан киң татар дөньясын яктыртып баручы Азатлыкны яратып укыйлар.

"Безнең авыл" газеты сирәк килсә дә, кызыклы
"Безнең авыл" газеты сирәк килсә дә, кызыклы

Нәкъ менә Азатлыктан алар Татарстан президентының Австралия татарларына имам җибәрүен укып белгән. 2011 елның сентябрендә Татарстан Рөстәм Миңнеханов Көньяк Австралия баш шәһәре Аделаидада татарлар белән очрашканда, аларның үтенечен искә алып, Татарстаннан бер имам җибәрергә вәгъдә иткән иде. Президент сүзен үтәде, Аделаида татарлары имамлы булды. Финляндия татарлары да имамны тарихи ватаннары булган Нижгардан китертте. Мәгарини татарлары да Миңнеханов үтенечне кире какмас дип өметләнә.

Бу авыл АКШ президенты Барак Обаманың әтисе Хөсәен туган җирдән ерак түгел. Мәгарининең үзендәге кайберәүләр Обаманың әтисе Хөсәеннең бу авылга еш кына кичке тансаларга йөрүен әле дә хәтерли.

Авыл мәктәбе янында төзелеп бетеп килә торган мәчет бинасы
Авыл мәктәбе янында төзелеп бетеп килә торган мәчет бинасы

Бу авыл әллә ни зур түгел, анда 15 меңләп кенә кеше яши. Аларның ата-бабалары Русиядә көчләп чукындыру башлангач, Казан артыннан Африкага берничә гасыр элек күчсә дә, бүгенгә кадәр телләрен дә, гореф-гадәтләрен дә саклап калган. Африка кояшы гына тән төсләрен каралткан.

Әле менә үз көчләре белән мәчет салып бетереп киләләр. Түбәсен ябып, ай гына куясы калган. Имам килеп җиткәнче ансын да эшләп бетерербез дип торалар. Авыл ирләре Мәгаринидан ерак булмаган Малинди шәһәрендә акча эшли, хатын-кыз бакчада үскән җиләк-җимеш, яшелчә сатып тормыш бөтәйтә.

Кения татарлары үз үтенечен 1 апрельдә җибәрүгә карамастан, Татарстан җитәкчеләре аны җитди кабул итәр һәм берәр имам җибәрер дип өметләнә. Алар шулай ук хәзер Төркиядән җиләк-җимеш, яшелчә алу туктатылгач, Татарстанга ярдәм йөзеннән үз нигъмәтләрен җибәрә алуын да белдерә. Моның өчен Момбаса белән Казан арасында туры очышлар булдырылса да шәп булыр иде, ди алар.

Хатын-кызлар юл читендә карбыз, банан, манго сата
Хатын-кызлар юл читендә карбыз, банан, манго сата

Җәмәгать, 1 апрель – көлке һәм шаярту көнен исән-имин генә үткәреп җибәрик. Бүген генә түгел, алдагы көннәрдә дә ялганны чыннан аера барыйк.

XS
SM
MD
LG