Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан студентларын экстремизмнан сакланырга өйрәтәләр


Татарстан югары уку йортларында экстремизмнан саклану нотыклары бара
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:32 0:00

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, "Иҗади яшьләр академиясе" төбәк оешмасы, Татарстанның тынычлык һәм татулык програмы кысаларында, экстремизмны булдырмау максатында түгәрәк өстәл сөйләшүләре оештыра.

Шундый очрашулар 21 марттан 8 апрельгә кадәр Казан, Яшел үзән, Чаллыда – барлыгы 14 югары уку йортында узарга тиеш. Мәсәлән, 31 мартта яшьләр арасында экстремистлыкны булдырмауга багышланган сөйләшү Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында үткәрелде.

Формасы түгәрәк өстәл дип игълан ителсә дә, очрашуда күбесенчә, чараны оештыручы "Иҗади яшьләр академиясе" оешмасы активистлары көр тавыш белән алдан эзерләнгән "Без – тынычлык" ("Мы – это мир") дигән нотыкларын сөйләде.

Казан милли, тикшеренү, технология университетында үткән очрашу, 23 март 2016 ел
Казан милли, тикшеренү, технология университетында үткән очрашу, 23 март 2016 ел

Аерым алганда, студентларга социаль челтәрләрдәге битләрендә рәсемнәрне, статусларны уйлабрак куярга чакырдылар. Чөнки һәртөрле мәгълүмат ничек итеп теге яки бу яшь кешенең уй-фекерләренә үтеп керер өчен форсат бирергә мөмкин диелде. Мәсәлән, алар аңлатуынча, мәхәббәт турында рәсем куйган кызларга ДАИШ (Ислам дәүләте) тарафдарлары гашыйк булуларын аңлата башларга мөмкин икән. Нечкә күңелле һәм үтә дә эшлекле егетләрнең күңелен яулап, корал алып сугышырга үгетләргә мөмкиннәр, дип сөйләде алар.

Нотык сөйләүчеләр әйтүенчә, экстремист оешмаларга тартырга теләүчеләр күбесенчә Facebook, Вконтакте, Инстаграм челтәрләрен куллана. Яңа ысулларның берсе – онлайн уеннар. Чөнки аларда бөтен дөнья уенчылары онлайн гәп кора ала.

"Иҗади яшьләр академиясе" активисты, әлеге түгәрәк өстәлләр шәлкемен оештыручыларның берсе Сабина Вафина сүзләренчә, Яшел Үзән югары йортларының берсендә, бер студент шундый уен вакытында онлайн гәптә башка бер уенчының аңа даими рәвештә үз карашларын тагарга тырышуына зарланган.

Шулай ук очрашуда экстремизм, аның төрләре һәм аның өчен нинди җаза бирелүе турында видеоязма да күрсәтелде. Татарстанда да экстремист оешмалар һәм аларның активистлары бар диелде һәм оешма исемнәрен атамыйчыга гына Чистайдагы кулга алулар, андагы кешеләрнең Казанда террор гамәле оештырырга теләгәнлеге турында сөйләнде.

Вафина Азатлыкка бу нотыкларны үз теләкләре белән, интернетта тапкан мәгълүматларга нигезләнеп язуларын әйтте. Әмма шул ук вакытта әлеге програмның Татарстанның террорга каршы коммиссиясе белән килештереп һәм өлешчә алар биргән мәгълүматларга таянып әзерләнүен дә яшермәде. Бу програмны энитузиазм белән алып баруын, әмма киләчәктә грант алуга өметләнүен дә әйтте ул.

Сабина сүзләренчә, әлеге очрашуларда студентларга ДАИШка һәм башка экстремистик оешмаларга тарту очраклары турында үзләре укыган югары уку йортындагы Иминлек шурасына, Татарстанның террорга каршы комиссиясенең ышаныч телефонына белдерергә киңәш ителә.

XS
SM
MD
LG