Русиядәге шәһәрләр арасында бензинга бәя артуда Казан беренчелектә тора. Татарстан башкаласында 21-27 мартта бензин бәясе 2,7%ка күтәрелгән. Бу хакта Росстат белдерә.
Бу вакыт эчендә уртача алганда Русиядә бензин бәясе 0,3%ка күтәрелгән, дизель ягулыкка бәя үзгәрмәгән.
Февраль ахырында Русия президенты Владимир Путин "Салым кодексы"на үзгәрешләр кертәчәк канун имзалады. Әлеге канун нигезенә 2016 елның 1 апреленнән бензинга, дизель ягулыкка акциз салымнарын арттыру салынган.
Русия финанс министры урынбасары Юрий Зубарев 2016 елның 1 апреленнән ягулыкка акциз бәясе 2 сумга күтәрелгән очракта бензин хакы ел дәвамында 5%ка күтәрелергә мөмкин, дип белдерде. Русия энергетика министрлыгы 2016 елда бензин бәясе 10%ка артыр дип фаразлый.