Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алмаз Хәмзин: "Чаян"да дәүләттән көлү юк дәрәҗәсендә"


Алмаз Хәмзин: "Чаян"га чеметкән өчен йодрык төшәргә мөмкин"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:00 0:00

Татарстандагы бердәнбер юмор һәм сатира журналы булган "Чаян" 1 апрель – Халыкара көлке көне уңаеннан, махсус чыгарылыш әзерләмәде. Журнал хезмәткәрләре көнүзәк проблемнарга карикатура булмавын, дәүләттән, түрә-җитәкчеләрдән куркып, алардан көлмәүләрен яшерми.

Журналның татар бүлеген алып баручы сатирик язучы Алмаз Хәмзин фикеренчә, элеккеге вакытлар белән чагыштырганда, бүген сатира жанрын әллә ни куптарып булмый икән. Дәүләттән көлү – журналда юк дәрәҗәсендә. “Без чеметәбез, ләкин безгә чеметкән өчен йодрык төшәргә мөмкин. Критика бар, ләкин күп түгел. Сүз иреге дигән төшенчә булса да, әллә ни көлеп булмый”, диде Азатлык радиосына Алмаз Хәмзин.

Татар дөньясында юмор сөючеләр күп. Ләкин сатира журналларына язылучылар саны 500дән артмый, чөнки бүген төп мәзәк –телевидениедә, дип саный Алмаз әфәнде. Анда көне, сәгате, минуты белән чыгып барган юмор булганда, сатирик журналлар соңга кала. Шуңа күрә, әлеге басмаларга мохтаҗлык юк.

Сатирик журналларның асылы булган, көнкүреш проблемнарын яктыртучы карикатура рәсемнәре “Чаян”да басылмый. Аларда бары тик шарж гына урын ала. “Карикатура бездә була алмас, чөнки бәлагә тарырга мөмкинбез. Ә шаржны билгеле шәхесләргә, эшмәкәр, зур җитәкчеләргә, борын чөеп йөрүчеләргә ясыйсың бит. Республика җитәкчеләренә матур итеп, зиһенле шаржлар ясаган бар”, ди Алмаз әфәнде. Аның фикеренчә, карикатура гадәттә акчалы кешенең тискәре ягын күрсәтә. Шуннан ул судка бирә һәм акча ярдәмендә отачак.

Бүген “Чаян” журналының тиражы 1500гә калган. Социаль челтәрләрдәге татарча юмор төркемнәре артканнан-арта барса, басманың тиражы төшә.

“Әлеге төркемнәрнең юмор дәрәҗәсе – сәхнә, эстрада тирәсендә генә. Аларга ашарга кирәк, башка эш белән шөгыльләнә алмыйлар, шуңа күрә алар үрчи. Кешенең фикерен һәм затлылыгын күтәрү өчен бу төркемнәр бернинди мәгънә бирми”, дигән фикердә Хәмзин. Тиражның кимүен ул шулай ук җитәкчеләрнең акча экономияләүләре белән дә бәйләде. “Чаян” аена бер чыга башласа да, язылу бәясе шул ук калачак, тик авторлар сирәгрәк күренәчәк, юмор чагылдыру тагын да кичектереләчәк.

Авторлар дигәннән, журналда материалларын еш бастыручы классик язучылар да сирәгәйгән. Бу гонорар мәсьәләсе белән дә бәйле. “Чаян”да зур әсәрләр басылмый, рәсем күп. Акчасын материалның күләменә карап бирәләр, күп дигәндә 500 сум була икән. “Монда эшләр өчен, өстәмә кайдадыр эшләргә кирәк, ул акча редакциягә килү өчен дә җитми. Ә кемдер журналны алып барырга тиеш. Бу акчага кем эшләсен? Яшьләр килми, безгә калган...”, ди сатира остасы.

Бу хәлдән чыгу юлы буларак, журналны бәлки хосусыйлаштырыргадыр дигән сорау туды. Алмаз Хәмзин, әгәр ул минем кулда булса, дөресен әйтәм, аның тиражы 1500 түгел, 5000гә җитәчәк, дип белдерде. Һәм шундук, “Ләкин миңа бу кирәкми, чөнки бу фактны танып алучысы юк”, ди ул.

XS
SM
MD
LG