Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:25

Башкортстанда мәчетләрдә белем бирүче 124 дин әһеле аттестация үтте.

Башкортстанда ислам нигезләре һәм гарәп теле укытучы 124 дин әһеле имтихан тотып аттестация үткән. Бу хакта Башинформ белдерә. Алар алга таба да мәчетләрдә белем бирүне дәвам итә алачак.

Аттестация вакытында дин әһелләренең Башкортстан мөселманнары диния идарәсе куйган таләпләргә туры килү-килмәве тикшерелгән. Аттестация комиссиясенә диния идарәсе вәкилләре һәм имам-мөхтәсибләр кергән.

Аттестация белем тикшерүдә беренче дулкын булды, анда мөселман әхлагы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы, гарәп графикасы һәм гарәп телен укытучылар куелган таләпләргә туры килүләрен раслады, дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG