Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымның үз ТНВ-сы булды, ул "Миллет" дип атала


Кырымның Мәскәү куйган вице-премьеры Руслан Бальбек "Миллет" дип аталган бу яңа телеканал максатын Русияне пычратуга каршы тору дип билгеләде.

Русия аннексияләгән Кырымда кырымтатар иярчен телеканалы күрсәтә башлады. Бу хакта канал җитәкчесе Сейран Мамбетов белдерә.

Алдан Русиянең баскын хакимияте ярымутрауда бөтен бәйсез кырымтатар медиасын ябып бетергән иде. Кырымның Русия куйган хөкүмәте башлыгы урынбасары Руслан Бальбек "Милләт" дип аталган бу яңа телеканалның максаты Русиягә каршы пропагандага каршы тору дип әйтә.

2015 елның августында кырымтатар активистлар "Миллет"не Кремль күзәтүендәге пропаганда коралы дип бәяләп, аны теркәүгә каршылык белдергән иде.

2015 елның 1 апрелендә Кырымның Мәскәү куйган яңа хакимиятләре кырымтатарларның АТR телеканалын һәм аның берничә филиалын япты. Бу гамәлне АКШ, Европа Берлеге, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы, Аmnesty International кискен тәнкыйть итте, кырымтатарларның хокукларына һәм ирекләренә чираттагы һөҗүм дип бәяләде.

Украина Югары Радасы 2014 елның 20 февралендә Русия Кырымны һәм Акъярны басып алды, дип рәсми белдерде. Көнбатыш илләр һәм халыкара оешмалар Кырымның басып алынуын таныды һәм Русия хакимиятләренең гамәлләрен тәнкыйтьләде. Русия Кырымны басып алуны танымый, ә "тарихи гаделлекне кире кайтару" дип саный.

XS
SM
MD
LG