Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эльмира Кәлимуллинаның беренче концерты татар тамашачысында каршылыклы фикерләр уятты


"Эльмира Кәлимуллинага концертын татар җыры белән башлап җибәрергә кирәк иде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:30 0:00

31 мартта Казанның "Пирамида" сәхнәсендә яшь җырчы Эльмира Кәлимуллинаның тәүге концерты булды. "Голос" телепроекты финалына чыгып танылган җырчыны тыңларга меңләгән тамашачы килгән иде. Эльмира бу тамашасында өстенлекне рус җырларына бирде.

Клаcсик җырлар башкаручы Эльмира Казанда беренче концертын инглиз телендәге җыр белән ачып җибәрде. Тамашачылар аның профессиональ куелган тавышына, төс-кыяфәтенә, купшы, иңнәре ачык күлмәкләренә хәтле игътибар итте. Татарстан сәхнәсендә татар кызының тәүге концертын ана телендәге җыр белән башламавы күпләргә сәеррәк тоелды.

"Мин татар кызы, татар гаиләсендә туып, кечкенәдән татар җырларын тыңлап, җырлап үстем", дип берничә мәртәбә кабатласа да, Эльмираның икенче, хәтта өченче җыры да татарча булмады. Аннан соң гына "Әдрән диңгез"не ишетү насыйп булды.

Эльмираның рус халык җырларын аеруча үз итүе күренде. Моны ул сәхнәдән үзе белән таныштырганда да әйтеп үтте. "Мин халык җырларын башкарырга яратам. Сезгә дә рус халык җыры "Реченька”"ны бүләк итәсем килә”" дип җырчы бик дәртләнеп тамашасын дәвам иттерде. Өч сәгатьтән артык барган концертта татар җырларының сирәк кенә ишетелеп алуы күлдәге тамчы кебек иде.

Бу тамашада "Голос. Дети" проекты җиңүчесе Сәйдә Мөхәммәтҗанова да күбрәк чит ил һәм рус музыкасына тартылуын күрсәтте. Татарча Сәйдә "Син сазыңны уйнадың"ның бер куплетын гына Эльмира белән дуэт итеп башкарды. Ә ялгыз җырлаган җыры француз телендә иде.

Аның каравы, Динә Гарипова тамашачыларны моңлы җырлары белән шатландырды. Эльмира белән бергәләп "Кыр казлары артыннан", ялгызы гына башкарган "Ышанам" җырыннан соң тамашачы аны алкышларга һәм чәчәк бәйләмнәренә күмде. Филүс Каһиров та аннан кимен куймады.

Кәлимуллинаның "Пирамида"дагы концертында "Голос" проектында Эльмира һәм Динә белән чыгыш ясаган Маргарита Позоян да чакырылган иде. Концертны югары дәрәҗәдә оештырырга тырышканнар.

Азатлык радиосы "Голос" аша танылган Кәлимуллинаның беренче концертын тамашачыларның ничек кабул итүен, аңа карата фикерләрен дә белеште.

Габделбәр Галләмов, табиб: Концертны татар җыры белән башлап җибәрергә кирәк иде. Чит телләр белән куелган номерлар бик күп. Минемчә, инде татар кызы икән, татарча күбрәк булса, әйбәтрәк булган булыр иде.

Асия Зарипова, пенсионер: Концерт күңелгә бик ошады, бик моңлы, матур җырлар. Тавышы зәвыклы җырчы. Болай минусларын күрмим, миңа бик ошый. Мин күп әйбер көтмәдем. Мин аны ничек беләм, шулай кабул итәм һәм ошый. Минем өчен көтелмәгән яклары ачылды.

Венера Иванова, "Яңа гасыр" телеканалы хезмәткәре: Әлеге концертны без көттек. Эльмира белән күптәннән танышмын. Аның турында махсус тапшыру да эшләгән идек. Шунысы куанычлы, монда аның гына түгел, шундый талантлы кешеләрне үз янына җыйган. Эльмир Низамова, Филүсләр − барысы да бик матур. Чып-чын, менә музыка дөньясында матур җырлар тыңлап, сыйфатлы җырлар тыңлап, җанлы, тере тавышны тыңлап утырудан да рәхәтрәк хис булмыйдыр ул. Мин, музыка яратучы буларак, җырлап утырдым.

Без күпмилләтле республикада яшибез, һәм Эльмира Татарстанда гына түгел, Русия күләмендә, рус милләтеннән булган кешеләр арасында да популяр. Төрле телдә җырлау аның киң кырлы шәхес булуын күрсәтә.

Эльмир Низамов, композитор: Эльмира өчен бу күптән көтелгән концерт, бигрәк тә "Голос"тан соң шактый эшләр эшләнде һәм моны шундый бер нәтиҗә дип әйтеп була. Минем өчен, әлбәттә, бу шатлык, чөнки минем музыкам да яңгырый, мин үзем дә монда чыгыш ясадым һәм Эльмираның да үсешен күрәм.

Бүген бу сәхнәдә чын музыкантлар, чын талантлар җыелган. Без еш кына әйтәбез бит, безне түбән жанрлы музыка басып алган. Әлеге сәхнәдә иң югары музыкантлар башкаруында матур җырлар яңгырады. Без зур вакыйганың шаһитлары булдык. Мин ышанам, бәлки бу бик амбициоз фикеремдер, бу елларда татар музыкасының ниндидер яңа бите башлана, чөнки яңа экспериментлар, яңа музыка, яңа тавышлар яңгырый һәм әлеге концерт шул дулкынның дәвамы дип сизәм.

Залда руслар күп, чөнки алар үзләре күбрәк. Мин үзем татар һәм мин үз милләтем өчен хезмәт итәргә әзер. Татар җыр сәнгатен үстерергә, тәрбияләргә, күрсәтергә кирәк. Шуннан соң гына безнең музыкабызның яңа яклары ачылыр.

Дамир Нотфуллин, Татарста мәдәният министрлыгының музей эшен үстерү бүлеге җитәкчесе: Башка концертлар, башкаручылар белән чагыштырганда, ул үзенчәлекле җырчы. Татар, рус, опера җырларын берләштереп тулыландырды, бик матур програм килеп чыкты.

XS
SM
MD
LG