Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:57

Мәскәүдә авыр йөк машиналары йөртүчеләрнең митингы булды


Авыр йөк машиналарын йөртүчеләр Мәскәүдә. 3 апрель 2015

Авыр йөк машиналарын йөртүчеләр Мәскәүдә. 3 апрель 2015

Машина йөртүчеләрнең төбәкара һөнәр берлеге вәкилләре Русия президенты Владимир Путинның һәм хөкүмәтнең эштән китүен таләп итте.

Мәскәүдә "Платон" системасын бетерү таләбе белән авыр йөк машиналарын йөртүчеләрнең митингы үтте. "Дождь" телеканалы хәбәр итүенчә, 200гә якын кеше җыелган чарага Себер, Ерак Көнчыгыш, Тула, Төмән, Ярославль, Костромадан да килгәннәр. Митингта Яблоко, "Прогресс фиркасе", "Демократический выбор" вәкилләре, "Түләүсез мәгариф һәм медицина" инициатив төркеме активистлары да ктанашты.

Митинг вакытында машина йөртүчеләрнең төбәкара һөнәр берлеге вәкилләре Русия президенты Владимир Путинның һәм хөкүмәтнең эштән китүен таләп иткән. Бу чара Мәскәү хакимиятләре белән килештерелгән булган. Чарада мәгариф һәм медицина түләүсез булырга тиеш дигән чыгышлар да булган.

Авырлыгы 12 тоннадан арткан зур йөк машиналары федераль юлларда йөргән өчен тәүләү 2015 елның 15 ноябрендә кертелде. Акчалар "Платон" системасы аша җыела. Бу яңалык ерак араларга йөрүчеләрдә зур ризасызлык тудырды. Ил буйлап протест чаралары үтә.

Машина йөртүчеләр акчаларны Русия президенты Владимир Путинга якын даирәдәге бизнесмен Аркадий Ротенбергның улы Игорь Ротенберг та хуҗаларның берсе булган шәхси ширкәт җыюга риза түгел.

XS
SM
MD
LG