Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:40

Русиядә авыртуны басучы дарулар белән тәэмин итү 2018 елга хәл ителәчәк


Русиядә 1 миллион кеше авыртуны баса торган наркотиклы даруларны даими куллануга мохтаҗ.

Русия хакимиятләре наркотиклы дарулар белән тәэмин итүне 2018 елга тулысынча хәл итәргә җыена. Бүген илдә 1 миллион кеше мондый даруларны даими куллануга мохтаҗ. Авыртуны бетерүне көтеп ала алмыйча 300 мең кеше үлгән. Бу хакта "Коммерсант" яза.

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы һәм иҗтимагый оешмалар әзерләгән документ өлгесе "юл харитасы" дип атала һәм анда наркотиклы матдәләр булган дарулар исемлеген арттыру күзаллана. 2016 елның 1 ноябреннән мондый даруларга мохтаҗ авырулар исемлеге дә булдырылачак.

2015 елда Русиянең 16 төбәгендә табиб авыруны кабул иткән көнне наркотиклы даруга рецепт бирелмәгән, ә 39 төбәктә табиблар авыруның өенә килгәндә әлеге даруларны язмаган.

2014 елда яман шеш белән авыручылар наркотиклы даруны ала алмаганга үзләренә кул салгач зур шау-шу туган иде.

XS
SM
MD
LG