Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айгөл Сагынбаева: "Элек акча эшләү өчен җырласам, хәзер күңелем өчен"


Айгөл Сагынбаева
Айгөл Сагынбаева

8 апрель Уфаның Башкортстан дәүләт концертлар залында Айгөл Сагынбаеваның концерты була. Элек акча эшләр өчен булса, хәзер күңелем өчен җырлыйм, ди җырчы. Татар-башкорт халык җырларыннан гына торган яңа альбомын әзерли.

8 апрель Уфада булачак концертында Айгөл Сагынбаева үз гомерендә беренче тапкыр итальянча да җырлаячак. Моңа кадәр аның урысча да җырлаганы булган. "Күңелем тартканга чит телләрдә җырлый башладым", ди ул. Айгөл татар һәм башкорт халык җырларыннан гына торган альбом чыгарырга җыена. Элек ул акча өчен, гаиләне туйдыру өчен сәхнәдән төшмәвен, хәзер исә гаиләдә, балалары янында бәхетле ана булуын әйтә. Азатлык концерты алдыннан Сагынбаева белән сөйләште.

– Бу концертыгыз кайсы ягы белән үзенчәлекле булачак?

– Минем беркайчан да итальянча җырлаганым юк иде. Бу концертта итальянча да җыр булачак. Үзем өчен дә бу зур яңалык. Чөнки без аны Уфа филармониясендә эшләүче егетләрнең "Премьер Квартет"ы белән бергә башкарабыз. Элек итальянча җырлар башкарырга гел курка идем. Быел режиссер Илшат Фәхретдинов: "Син булдырачаксың, җырлап карыйбыз", дип әйткәч ризалаштым. Бу җыр мәхәббәт турында, "Con te partirò" дип атала. Танылган җыр ул.

Аннары "Аргамак" этно-рок төркеме белән дүрт җыр җырлаячакмын. Бу концертта урыс телендә дә ике җыр башкарабыз. Берсен үзем, икенчесен Руслан Сәйфетдинов белән бергә дуэт итеп җырлыйбыз. Концертта татарча да, башкортча да җырлар булачак. Барлык җырлар да оркестрга кушылып башкарыла. Элек Татарстанда яшәгәндә урыс телендә җырларга да батырчылыгым җитми иде. Без бит акцент бар дип оялабыз. Узган елгы концертымда да урысча җыр бар иде. Тәмен тоеп алдым да, "башка телләрдә дә башкара алам" дип үземне алга таба да сынап карарга булдым.

– Татар-башкорт җырларыннан кала башка телләрдә дә җырлар җырлауның төбендә ни ята? Тамашачыларны күбрәк җәлеп итүме?

– Беренчедән, күңелем шулай тели. Икенчедән, урыслар арасында гаилә дусларыбыз да бар. Алар да концертка киләчәк. Ел саен концертыма килгән руслар да бар.

Узган елгы концертымнан соң "татар-башкорт концертында урысча да җырлады" дип тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Тәнкыйтьләсәләр тәнкыйтьлиләр инде. Бу минем еллык хисап концертым дип әйтимме соң... Күңелем тели һәм күңелем теләгәнгә бу әсәрләрне дә җырлыйсым килә. Концертымдагы 22 әсәрнең икесе урысча булса, берсе итальянча. Калганнары башкортча һәм татарча.

– Һәр җырыңа да куен дәфтәреңә бу башкортча, ә монсы татарча дип язып куясыңмы?

– Мин монысы татарча, монысы башкортча дип игътибар биреп тормыйм. Үзеннән үзе башкарыла алар. Башкорт теле – ул минем туган телем. Татар теле – миңа югары белем биргән тел. Казанга укырга барганда мин татарча бер сүз дә белми идем. Үземә максат куйдым һәм татар телен дә өйрәндем. Ике телдә дә яратып җырлыйм.

– Үзегезнең "визит карточкасы" дип кайсы җырны атар идегез?

– "Туган як" исемле җыр ул. Аны бәлки бу концертта җырламам да әле. Күпләгән бәйгеләрдә җиңү яуларга ярдәм иткән халкыбызның җуелмас җәүһәре – "Гөлҗамал" җыры да бар. "Гөлҗамал"ны мин бик яратып башкарам.

– Бу концертта "Гөлҗамал"ны җырлыйсызмы?

– "Гөлҗамал" булмаса, башка халык җырын башкарырмын дип уйлап йөрим әле менә. "Гөлҗамал"ны узган ел җырлаган идем. Быел җырлыйсым килә, әмма тамашачы ни дияр бит. "Былтыр да шуны җырлаган иде, быел да шуны җырлады", димәсәләр инде.

– Ә кем белә, тамашачылар арасында, алар күп булмаса да, шушы җырны гына тыңлыйм дип килүчеләр дә булыр, бәлки?

– Белмим шул... "Туган як"ны гына тыңлыйм дип килүче дә булырга мөмкин ансы. "Туган як"ны сәхнәдән башкарганыма быел 14 ел булды. Шуңа күрә җырламаска дип уйлап торам. Белмим инде, Аллага тапшырдык.

– Айгөл, сез Казанда ничә ел яшәдегез?

– 10 ел, хәзер Уфада дүртенче елымны яшим. Җәмәгатем Уфада эшли, икенче кызым монда дөньяга килде.

– Чагыштырып карыйк әле, кайда җырлау рәхәтрәк иде Казандамы, әллә Уфадамы?

– Икесендә дә рәхәт, аермыйм мин. Казан тамашачысы бер төрле, Уфа тамашачысы икенче төрле дип тә аера алмыйм. Алар миңа икесе дә бик кадерле.

– Концертларны оештыру кайда җиңелрәк?

– Уфада да җиңел түгел, Казанда да. Кайда да концерт оештыру җиңел түгел ул. Нинди авырлыклары бар икәнне концерт оештырган кеше генә белә торгандыр. Елдан-ел авырлаша. Беренчедән, концертлар бик күп. Бер көн эчендә генә дә шәһәрдә өч-дүрт җирдә концерт куела. Тамашачы җыю да кыен.

– Уфадагы бу концертыңны режиссер белән әзерлисең. Аңа үзең мөрәҗәгать иттеңме?

– Режиссер Илшат Фәхретдинов белән Башкорт дәүләт филармониясендә бергә эшлибез. Узган елгы концертымны бергә иҗат иттек һәм миңа бергә эшләү, аның минем иҗатыма карашы бик ошады. Концертларны сәхнәгә заманча итеп куя ул. Узган ел мин аңа: "Киләсе елда концерт оештырсам, Илшат сиңа мөрәҗәгать итәрмен", дип сүз биргән идем.

– Сез тамашачы каршына эчтәлеккә корылган, ниндидер мәгънә салынган програм белән чыгасызмы?

– Әйе. Икебез бер караштарак дип әйтимме.

– Кайбер җырчылар мин үзем дә барсына да оста, үзем режиссер да, үзем күлмәк тә сайлыйм, үзем-үзем дип әйтә. Моңа ничек карыйсыз?

– Минем дә үзем-үзем дип эшләгәнем булды инде. Әмма барыбер режиссер үз урынында, җырчы үз урынында булырга тиеш. Күлмәкләргә килсәк, анысын да тегүче уйларга тиеш дип уйлыйм. Анда да мин, монда да мин дигән белән килешмим. Эшләп карадым, әмма миңа бик авыр булды.

Кем белә, бәлки кайбер җырчылар режиссер буларак та остадыр. Кайберәүләр костюмнар ягыннан. Кайвакыт акча янда күбрәк калсын дип тә уйлыйсың, әмма концертның режиссеры булса, ул гомумән башка төрле уза.

– Башкортстанның авыл-калалары буйлап гастрольләргә еш чыгасызмы?

– Кечкенә кызыма хәзер ике яшь тә җиде ай. Өч айлык көмәнле чагымда ирем: "Җитте, гастрольләргә йөрүеңне тыям, сакланырга кирәк", дип әйтте дә, менә өч ел инде гастрольләргә чыкканым юк.

– Җырлыйсы киләдер бит?

– Чакырсалар Уфадагы концертларда җырлыйм. Ике айга бер генә булса да концертта җырлап алам мин.

Миңа, гел концертлар куеп йөргән кешегә беренче елда бик авыр булган иде. Бу хәлгә мин бер ел буе күнектем. Хәзер Аллаһка рәхмәтләр генә әйтәм, иртәгәсе дә Аллаһ кулында, балаларымның олысын мәктәпкә җибәрәм, кечкенәсе өйдә, иремне эшкә озатып калам, каршы алам. Шулай да өйдән чыгып җырлар яздырып керәм, клиплар төшерәбез, костюмнар тектереп күңелемне ача торган гамәлләр дә бар.

Элек җырым – акча эшләү, гаиләне туйдыру иде, ә бүген ул яраткан шөгылем – хоббием. Бүген мин үземне гаиләмә тапшырдым. Балалар үскәндә әниләре янында булу – дөрес тәрбия ул. Балачагымны искә төшерәм, әниебез бер-ике сәгать кенә өйдә булмаса да бик күңелсез һәм авыр була иде.

– Гаилә тоткасы булган ир кешенең гаиләне мул яшәтә алуы да әһәмияткә ия бит?

– Әлбәттә! Бу ягы да зур әһәмияткә ия. Бик рәхмәтлемен Аллаһы тәгаләгә! Аллага шөкер, ирем акча эшләп тора, аңа саулыгын бирсен.

– Соңгы вакытта хәзер җырчылар бик күп дип, бу хәлгә ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Җыр сәнгатенең дәрәҗәсе шул сәбәпле бик түбән диючеләр дә юк түгел. Тыңлыйсызмы аларны?

– Барысын да тыңлыйм мин аларны. Кеше сәхнәгә чыгасы килә, җырлыйсы килә икән, җырларга тиештер инде. Адәм баласы күп очракта максатка ирешүчән. Шуңа күрә мин аларны тәнкыйтьләмим. Сәхнәгә чыгалар икән, димәк ул аларга ошый. Җырчыларга булган карашым да үз эчемдә кала.

– Халык җырлары аз башкарыла диючеләр дә бар. Моңа карашыгыз ничек?

– Чынлап та халык җырлары аз башкарыла. Бик күп җырларыбыз онытыла бит. Үзем студент чагымны искә алам да, яздырырга җырлар юк, дип зарланып йөрүем күңелгә килә. Хәзерге акыл белән карыйм да, әллә күпме онытылган җырлар бар бит. Ул вакытларда кем дә булса "халык җырларына мөрәҗәгать ит" дип нигә бу акыллы фикерне әйтмәгән икән дип тә аптырыйм. Ә студент чакта җыр сатып алырга, оранжировка ясатырга акча юк дия идек.

Мин үзем халык җырларын җырларга бик яратам. Ирем дә: "Баянчы белән халык җырларын барып яздыр", дип гел әйтеп тора. Яздырасы җырлар да бар әле. Киләчәктә халык җырларыннан гына торган бер альбом эшләргә дә уйлыйбыз.

– Айгөл, сез күпләр кебек ирекле җырчы түгел, ә Башкортстан филармониясенең хезмәткәре. Бу хезмәт кенәгәсен саклап калу өченме?

– Мин хәзер бәби ялында. Август аенда кызыма өч яшь тулса, миңа да эшкә чыгасы буладыр дип уйлап торам. Бөтен кешегә дә бер канун бит. Чыкмыйсың икән, димәк, урын бушатырга тиеш буласың. Анда калсам, гастрольләргә чыгасы, концертларда еш катнашсы булырмы дип уйлап йөрим. Әлегә бу хакта ирем белән сөйләшкәнем булмады. Менә кызыма өч яшь тулганны көтәм инде.

* * * *

Айгөл Сагынбаеваның кечкенә кызы Гайшә, сигез яшьлек олы кызы Әмилә исемле. Ире Шамил Шәрипов "Газпром трансгаз Уфа" ширкәтенең җитәкчесе.

XS
SM
MD
LG