Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесе татарстанныкы гына булып калмасмы?


Казанда 19нчы тапкыр "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесе үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:04 0:00

Казанда 19нчы тапкыр "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесе үтте

2 апрель Казанның Әхмәтһади Максуди үзәгендә чираттагы “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе үткәрелде. Узган елларда чит төбәкләрдән килүчеләр күп булса, быел татарстаннар күбрәк булган.

Русиякүләм "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесенә быел Татарстан, Самар, Удмуртия, Дүшәнбедән дини белемнәрен күрсәтергә теләгән балалар җыелган. Әмма татарстанлылар күбрәк, җәмгысы 400ләп катнашучы. Юлларда балалар утырган автобуслар белән казалар еш булгач, сабыйларын Татарстан башкаласына җибәрүчеләр кимеде, дип аңлатты оештыручылар.

Казаннан дүрт яшьлек Мөхәммәд бәйгедә беренче тапкыр гына катнаша. Нәни булуына карамастан, ул һич кенә дә тартынмаган һәм оялмаган. Конкурска нәни мөселманны гаиләсе алып килгән.

Балтач кызы Зәлидә дә бу бәйгедә тәүге тапкыр катнашты. Әлеге районнан дистәләгән кызлар “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесенә остазлары Ландыш апалары белән килгән.

"Гаиләдә әти белән әнием дә, апа да ислам дине белән кызыксына, намаз укыйлар. Мин дә өйрәндем", ди Зәлидә. Ислам дине дәресләренә быел гына йөри башласа да, ул инде шактый догаларны ятларга өлгергән.

Быел да дини бәйгене “Мөслимә” хатын-кызлар берлеге рәисе Әлмирә Әдиятуллина оештырды. Әлеге эштә "Ярдәм" хәйрия вакыфы һәм Русия мөселман эшмәкәрләре берлеге ярдәм иткән.

"Безгә данлы һәм шанлы халкыбызның дәвамчыларын тәрбияләргә кирәк. Алар безнең мирасыбызны белергә тиеш. Кол Шәрифнең кем икәнен, нинди максат белән яшәгәнен белгән балага без, әлбәттә, бүләк бирәбез. Балаларны, бигрәк тә малайларны урам йота, телне онытып баралар, без аларга дөрес юнәлеш бирергә тиешбез", дип ялкынланып сөйләде безгә Әлмирә ханым.

Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, хәйрияче Фәрит Мифтахов фикеренчә, мондый чаралар милләт, аны үстерү өчен бик кирәкле һәм дин үсешенә дә йогынты ясый.

"Соңгы елларда ислам дине күтәрелеп бара, киләчәктә дә шулай дәвам итсен иде. Ислам булган җирдә балалар да татар телен ишетеп яши. Безнең динебез ислам булса, милләтебез - татар", ди ул.

Быел катнашучылар арсында 15-18 яшьлек сигез егет булган. Ә дүрт-ун яшьлекләр 50гә якын. Аларда көндәшлек тә ныграк сизелгән. "Бу хәл безне бераз аптырашта калдырды. Күбесенең белем дәрәҗәсе бер тирә", диде жюри әгъзасы, Мәрҗани мәчетнең имам-хатыйб урынбасары Руфат хәзрәт Мөслимов.

Оештыручылар сүзләренчә, катнашучылар 57 номинациядә бүләкләнә. Быел өстәмә "Иң күп сүрә белүче" номинациясе булдырылган. Габдулла Тукай тууына 130 ел тулу уңаеннан булдырылган номинациядә дә җиңүче билгеләнде. Катнашучылар Кол Шәриф, Ризаэтдин Фәхретдин, Галимҗан Баруди, Сөембикә, Мөхлисә Бубый, Шиһабетдин Мәрҗани, Рәшидә Исхакый кебек татарның мәшһүр милли-дини шәхесләрен белүдә көч сынашты. Җиңүчеләргә бүләкләрне Максуди исемендәге мәгърифәт үзәге җитәкчесе Илдус Садыйк, язучы Рабит Батулла, артист Равил Шәрәфи, галимнәр Лена Таҗиева, Хатыйп Миңнегулов, Коръән хафизлар әзерләү үзәге мөдире Ибраһим Сабиров, Милли хәйриячеләр берлеге рәисе Хәбибрахман Миңнуллин һәм башка билгеле шәхесләр тапшырды. Кунаклар балаларга ислам динен үстерү, милләтне, телне саклау бурычы куйды.

Җиңүчеләр (барысы да Казаннан):

4-10 яшьлек малайлар арасында I урын - Мостафа Байгаков
11-14 яшьлек егетләр арасында I урын - Гыймран Шибугаев
15-18 яшьлек егетләр арасында I урын - Камрон Габдерәшитов

4-10 яшьлек кызлар арасында I урын - Гайшә Яруллина
11-14 яшьлек кызлар арасында I урын - Кәримә Газизулина
15-18 яшьлек кызлар арасында I урын - Зөлфия Әхмәтшина

XS
SM
MD
LG