Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Вартада элек имам ярдәмчесе булган Нурбаевның машинасы шартлатылган


Вагиф Нурбаев. IslamNews фотосы
Вагиф Нурбаев. IslamNews фотосы

Ханты-Манси автоном бүлгесендә шартлап янган машинада ике кешенең җәсәде табылган.

4 апрельдә Ханты-Манси автоном бүлгесе Түбән Варта шәһәренең Казачья Слобода бистәсенең ташландык җирендә янган Mazda 3 машинасы табылган. Шунда ук ике кешенең янган җәсәден дә табып алганнар. Алар машинаны шартлату нәтиҗәсендә һәлак булырга мөмкин дип фаразлана. Түбән Вартадагы тикшерү бүлеге җинаять эше ачкан.

IslamNews мәгълүматларына күрә, һәлак булучыларның берсе бу бистә имамының элекке ярдәмчесе Вагиф Нурбаев булырга мөмкин. Нәкъ аның яндырылган Mazda 3 машинасы табылган, дип хәбәр ителә.

2010 елда Мәскәүдәге мәхкәмә Нурбаевны наркотиклар ташуда гаепләп өч елга ирегеннән мәхрүм иткән иде, дип яза "Коммерсант". Газет хәзер тикшерүчеләр һәлак булганнар шартлаткычлар белән саксыз эш иткәнме, йә булмаса читтән башкалар һөҗүме булу-булмауны ачыклый, дип хәбәр итә.

Вагиф Нурбаев соңгы вакытта дини эшләр белән шөгыльләнмәгән, электр энергиясе белән бәйле ширкәттә эшләгән. Бу хакта IslamNewsка аның әтисе Магомед Нурбаев белдергән.

IslamNews язуынчы, 3 апрель Нурбаев авырлы җәмәгате һәм өч баласы белән супермаркеттан кайткан. Йортның керешенә сатып алган әйберләрен бушаткач, балаларын һәм хатынын төшергәч, Нурбаев машина кую урыны эзләп китә. 5-7 минуттан соң, җәмәгате көтеп ала алмагач, Нурбаевка шалтырата, әмма аның телефоны сүнгән була. Бәлки кемдер чакырып алгандыр дип, хатын-кыз балалары белән кибеттән алган әйберләрне фатирга кертә.

Нурбаевның әтисе әйтүенчә, шул китүдән соң улы кайтмаган һәм икенче көнне ул полициягә мөрәҗәгать итә. Әмма канун нигезендә, кеше югалгач өч көн үтәргә тиеш дип, аның гаризасын кабул итмиләр. Шул ук көнне мәетләр белән янган машина табыла.

XS
SM
MD
LG