Accessibility links

Тинчурин театры Уфага өч спектакль алып килде


“Эх, алмагачлары!” спектакленнән күренеш
“Эх, алмагачлары!” спектакленнән күренеш

5 апрель Уфа "Нур" татар дәүләт театры сәхнәсендә Татарстанның Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры тамашалары башланды. Театрның бу юлы өч кенә спектакль алып килүе чит төбәкләргә гастрольләр оештыруның шактый чыгымнар соравы белән бәйле.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тамашалары Шамил Фәрхетдинов пьесасы буенча куелган “Эх, алмагачлары!” комедиясе белән ачылды. Быелгы тамашалар бик кыска булмакчы: тинчуриннар нибары өч кенә спектакль алып килгән. Аның сәбәпләре турында театрның матбугат үзәге җитәкчесе Рузалия Тимербаева Азатлыкка шуларны белдерде:

– Чыннан да, быелгы гастроль афишасын өч кенә спектакль бизи: 5 апрельдә Шамил Фәрхетдинов пьесасы буенча “Эх, алмагачлары!” комедиясе; 6 апрельдә Хәй Вахитның “Туй алдыннан” моңсу комедиясе һәм 7 апрельдә Исламия Мәхмүтова әсәре буенча куелган “Күрәсем килгән иде…” мелодрамасы. Әлеге спектакльләрдә театрның талантлы, халык мәхәббәтен яулаган артистлары катнаша.

Театрның бу юлы өч кенә спектакль алып килүе чит төбәкләргә гастрольләр оештыруның шактый гына чыгымнар соравы белән бәйле. Быелгы сәфәр уңышлы уза калса, киләчәктә театр күбрәк спектакльләр алып килеп, Тинчурин театры репертуарын бизәгән татар, урыс, чит ил авторларының да әсәрләрен алып килергә дигән ният белән яшибез.

– Уфага репертуарны нинди күзлектән чыгып сайладыгыз?

– Без уфалар игътибарына соңгы арада дөнья күргән, Казан тамашачысының күңеленә хуш килгән спектакльләрне тәкъдим итәргә булдык. Гастроль афишасына берничә жанр: комедия, моңсу комедия һәм мелодрама жанрындагы спектакльләр кертелгән. Бу һәрбер тамашачы зәвыгын һәм теләген исәпкә алу өчен шулай эшләнелде.

– Уфага гастрольләр сезнең өчен нинди мәгънәгә ия?

– Кабатланмас тарихка ия Кәрим Тинчурин театры Башкортстан тамашачысына яхшы таныш. Кайчандыр театр биредә еш була һәм затлы репертуар белән чыгыш ясый иде. Кардәшләребезнең кайнар алкышлары, ихлас күңелдән биргән чәчәкләре, зал тутырып йөрүләре әле бүген дә Тинчурин театры иҗат коллективын илһамландырып, канатландырып тора. Әмма кайбер сәбәпләр аркасында бу очрашулар тукталып торган иде. Менә, ниһаять, театр сөекле тамашачылары белән кабат очрашып, элекке күркәм традицияне яңартып җибәрәчәк.

– Соңгы тапкыр Уфада кайчан булган идегез?

– Уфа шәһәренә зур гастрольләр соңгы тапкыр 2002 елда булды. Ул вакытта театрыбыз Башкортстан башкаласында ике атна театр сөючеләрне үзенең иҗаты белән шатландырган иде. Ләкин әле бу театр шуннан соң бөтенләй Башкортстанга иҗат сәфәрендә булмады дигән сүз түгел. Тинчурин театры бер-ике спектакль белән булса да тугандаш республиканың төрле төбәкләренә баргалап торды.

XS
SM
MD
LG