Чехиянең бер төбәге булган Көньяк Моравия башкаласы Брнода 6 апрель Прагада яшәүче рәссам Розалия Әбделгалиева-Атнагулованың рәсемнәре һәм "Заманча Татарстан" исемле фотокүргәзмә ачылды. Шулай ук шәһәрнең Sono centrum тамашалар үзәгендә бүген дә Татарстан сәнгать осталары концерты булачак. Анда Эльмира Кәлимуллина, Филүс Каһиров, Марсель Вагыйзов, Айдар Сөләйман, Гөлнара һәм Рузил Гатиннар һәм башка артистлар да катнаша.
Татарстан Чехиянең бу төбәге белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштырып килә. Президент Рөстәм Миңнеханов биредә инде берничә мәртәбә булды, аның төбәк җитәкчесе һейтман (губернатор) Михал Һашек белән дуслыгы да бар. Мәдәният көннәре вакытында Көньяк Моравия һәм Татарстан арасында элемтәләрне тагын да ныгыту өчен 6 апрельдә икътисад форумы уза, анда Миңнеханов та катнашачак, дип хәбәр ителде. Барлык чаралар турында мәгълүмат махсус булдырылган сәхифәдә бар.
7-8 апрель көннәре Татарстан көннәре Маҗарстанда оештырыла. Анда да Татарстан президенты һәм сәнгатькәрләренең катнашуы көтелә.