Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:01

Рөстәм Хәмитов белән туры элемтәгә 10 меңнән артык сорау килгән


Рөстәм Хәмитов

Рөстәм Хәмитов

Башкорстан башлыгы Рөстәм Хәмитовка республика халкыннан 10 меңнән артык сорау килгән. Дума депутаты Дмитрий Гудков туры элемтә вакытында алдан әзерләнгән сораулар биреләчәк дип саный.

Атнакич көнне Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов туры эфирда республика халкы сорауларына җавап бирәчәк. Сораулар кабул итүче үзәктән белдерүләренчә, барлыгы 10 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Сораулар нигездә юллар, коммуналь хуҗалык, төзелеш, аз керемлеләргә ярдәм итү мәсьәләләренә кагыла диелә.

Хәмитов белән сөйләшү БСТ студиясеннән алып барылачак. Ул ике сәгатькә исәпләнгән, әмма туры элемтәнең озаграк дәвам итүе дә ихтимал. Башкортстан башлыгы белән бер өстәл артына биш журналист утырачак.

Сораулар бар республикадан кабул ителә диелә. Эфир барышында Башкортстанның ун урыны белән туры элемтә урнаштыру күздәә тотыла.

Ул арада Русия Думасында бәйсез депутат Дмитрий Гудков үзенең Facebook битендә, Хәмитовка бирү өчен сораулар республика халкына алдан тараталган, дип яза.

“Сорауларны алдан төзелгән сценарийга нигезләнеп бирәчәкләр”, ди ул.

Гудков шунда ук биреләчәк кайбер сорауларны да урнаштырган.

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов белән туры элемтә 7 апрель сәгать 19.00да башлана. Ул республиканың барлык телеканалларында күрсәтеләчәк.

XS
SM
MD
LG