Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндия татарлары Әхмәт Давытоглы белән очрашкан


Финляндия татарлары оешмасы вәкилләре(сул якта) Әхмәт Давытоглы белән очрашуда
Финляндия татарлары оешмасы вәкилләре(сул якта) Әхмәт Давытоглы белән очрашуда

Кыска вакытлы очрашуда сәяси темалар кузгатылмаган, нигездә балаларга лагерьлар оештыру, төрек телен укыту турында сөйләшкәннәр.

Һелсинкиның “Камп” кунакханәсендә Төркия премьер-министры Әхмәт Давытоглы Ислам җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Чарага татар җәмгыятеннән оешма рәисе Атик Али, Финляндия татарлары имамы Рамил Билал, татар теле укытучысы Камәр Яфай, Һелсинки университетында 25 ел төрек телен укыткан Кадрия Бәдретдин һәм яшьләр бүлеге рәисе Фәрхан Бәдретдин катнашкан.

Атик Али Азатлыкка әйтүенчә, очрашуда күбрәк Финляндиядә балалар лагерьларын уздыру, балалар һәм өлкәннәргә төрек телен укыта башлау турында сүз барган.

“Ярты сәгатьлек кенә, ягъни кыска вакытлы очрашу иде. Ул алар чакыруы белән узды. Давытоглының бездә 2012 елда кунакта булганы бар иде инде. Мондагы премьер, элекке президент белән күрешүләре булганга Әхмәт Даутуглының вакыты тыгыз иде, шулай да безнең өчен ярты сәгать вакыт бүлде”, диде ул.

Әхмәт Давытоглы 2012 елда Финляндия татарлары белән очрашу вакытында яңа оешкан төрек оешмасын татарлар үрнәгендә эшләтү турында сөйләшкәннәр иде.

XS
SM
MD
LG