Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:52

Казанда хәрби хезмәткә алынучыларга хокукларын аңлатучы активистларны полиция тоткарлаган


Полиция һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре баннерны карый

Полиция һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре баннерны карый

Казанда "За сыновей" дип аталган хокук яклау оешмасы вәкилләрен хәрби комиссариат каршында ялгыз пикет уздырганда полиция бүлегенә алып киткәннәр. Алар пикетта хәрби хезмәткә алынучыларга хокукларын аңлата.

Чәршәмбе көнне Казанда "За сыновей" дип аталган төбәк хокук яклау оешмасы вәкилләре Совет районы хәрби комиссариаты бинасы янында тоткарланган. Оешманың рәисе Герман Алеткин Азатлыкка сөйләвенчә, ул көнне оешманың вәкиле Нина Писанова ялгыз пикетка чыккан. Шул ук көнне Алеткин армиягә алынырга тиешле ике егетне хәрби хезмәтне альтернатив хезмәткә алмаштыру максатыннан чакырылыш комиссиясе утырышында вәкиллек иткән булган.

“Без егетләр белән эчкә уздык, аннары безне чакырылыш өчен җаваплы урынбасарларның берсе күрде дә югары тонда бинадан чыгуны таләп итә башлады. Егетләрнең мәнфәгатьләрен яклау өчен минем нотариуста расланган хат булмауга бәйләнергә тотынды. Канун нигезендә бу таләп ителми. Мәхкәмәдә бары телдән генә дә әйтү җитә.

Без инде чыктык. Егетләргә икенче көнгә повестка бирделәр. Чыккач анда бик тар гына юл бар, шунда басып, нотариуста кәгазьләрне ничек язу турында сөйләштек тә, егетләр китте.

Шул ук хәрби комиссариат бинасы янында безнең "За сыновей" оешмасының ялгыз пикеты дәвам итә иде. Ялгыз пикетта торучы Нина Писанова альтернатив һәм хәрби хезмәт аермалары турында язылган буклетлар таратты. Зур баннерда шулай ук альтернатив хезмәт белән хәрби хезмәт чагыштырып китерелгән мәгълүмат урын алган иде.

Хәрби комиссариат хезмәткәрләре моны бик тәнкыйди кабул иттеләр. Бу ялгыз пикет түгел дип бәйләнмәсеннәр өчен мин кырыйда басып тордым. Алар пикетны туктатуны таләп итә башладылар, полиция белән куркыттылар.

Соңрак минем яныма полиция хезмәткәре килеп, "Сезме Герман Николаевич, әйдәгез киттек" дип мине килеп туктаган УАЗик машинасына утырттылар. Нина Писановага да утырырга куштылар. Алар берничә кеше иде. Безнең документларны да тикшермәделәр, үзләренекен дә күрсәтмәделәр. Түшләрендә булырга тиешле полиция хезмәткәре билгеләре дә юк иде.

Сез тоткарланмадыгыз, бары ялгыз пикет турында административ маддәне бозуда шикләнеп чакырабыз, диделәр.

Алеткин һәркемнең сайлау хокукы барлыгын әйтә

Алеткин һәркемнең сайлау хокукы барлыгын әйтә

​Казандагы 12нче санлы Гвардейский полициясенә алып килделәр. Ни өчен мәхкәмәгә алып килмәделәр, ни өчен урында ук протокол төземәделәр - һич аңлашылмый. Күрәсең, хәрби комиссариат янындагы пикетны туктату кирәк булгандыр. Полиция бүлегендә 2,5 сәгать тордык. Татарстан иҗтимагый күзәтү комиссиясе вәкилләре дә килде. Алар безнең хәлне белеште. Җәзаламыйлар, бәдрәфкә йөреп була, шуңа күзәтү комиссиясе китте. 2,5 сәгатьтән соң экстремизмга каршы үзәк вәкиле килде. Ул вакытта инде бездән аңлатма алалар иде. Без бернинди канун бозмауны әйттек. Экстремизмга каршы үзәк хезмәткәре полиция хезмәткәрен чакырып сөйләште дә, нәтиҗәдә безнең баннерны фотога төшерде, бер буклетны алды да җибәрде. Бернинди протокол һәм штраф булмаячак, диде. Шулай без чыгып киттек. Хәрби комиссариатны инде шикаять иттек”, диде Герман Алеткин.

Атнакич көнне аларның оешмасы шунда ук ялгыз пикетны дәвам иткән. Военкомат хезмәткәрләре чыгып, тагын полиция чакыру белән янаганнар.

“Мин бүген тагын хәрби комисариатта шул егетләр белән бардым. Алар нотариуста кәгазьләрне ясаткан. Ә ул кәгазь арзан түгел - 1,5 мең сум тора. Бүлек җитәкчесе урынбасары армиягә чакырылучы егетләрне альтернатив хезмәтне сайлаулары өчен тәнкыйтькә тотты. Аларны альтернатив хезмәткә алмасыннар өчен барысын да эшләячәге белән куркытты. Шуннан соң чакырылыш комиссиясе утырышына яңа повестка бирелде”, диде Алеткин.

Алеткин сүзләренчә, чакырылыш башлангач, алар мәгълүмат бирү пикетларын инде Казанның Идел буе, Вахитов районнары хәрби комиссариат биналары янында да уздырган. Анда бәйләнүче булмаган. Якын киләчәктә тагын өч район хәрби комиссариаты янында пикетлар уздырачаклар икән.

“Пикетта без яшь егетләргә мәгълүмат бирергә, ягъни аларның сайлау мөмкинлеге булуы турында аңлатырга тырышабыз. Алар бит чемодан түгел, тоттылар да армиягә алып киттеләр ди. Һәркем аңлап сайларга тиеш. Ул хәрби хезмәт, альтернатив хезмәт була ала, кичектереп тору мөмкинлеге дә карала, сәламәтлеккә дә карарга кирәк. Яшь буынга шуны җиткермәкче булабыз. Хәрби комисариатта анда барысын да тиз-тиз генә җыеп алырга телиләр.

Без мәгълүматны инфографика ярдәме белән аңлатабыз. Ул бик җайлы. Армиягә киткәнчегә кадәр проблемнарны хәл итү җиңелрәк. Мисал өчен, авыру егетне инде армиядән кайтару бик авыр. Шуңа киткәнче үк бу мәсьәләгә игътибар иттерергә тырышабыз. Ә болай безгә күп мөрәҗәгать итәләр. Араларында армиядән инвалид булып кайтучылар да бар”, диде Алеткин.

XS
SM
MD
LG