Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы активисты Конституциясенең 8нче маддәсен яклап пикетка чыкты


Чаллы активисты Конституциясенең 8нче маддәсен яклап пикетка чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:29 0:00

Чаллы активисты Конституциясенең 8нче маддәсен яклап пикетка чыкты

"Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре һәр айның сигезенче көнендә татар теленә кагылышлы кануннарның үтәлүен таләп итеп урамга чыгуны максат итеп куйган иде. Берлекнең Чаллы бүлеге рәисе Илмир Салих 7 апрельдә хакимият каршына шигар күтәреп чыкты.

Азатлык хәбәрчесе Берлекнең Чаллы бүлеге рәисе Илмир Салих белән әңгәмә корды.

– Илмир, сезнең берлек һәр айның сигезенче көнендә шигар белән урамнарга чыгу турында белдергән иде. Син бу урында бер көн алдарак басып торасың. Сәбәбе нидә?

Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе

Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе

1. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре.
2. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан республикасының дәүләт телләре бертигез нигезләрдә кулланыла.

​– Әйе, һәр айның сигезенче көнендә ялгыз пикетларга чыгарга килешкән идек. Чөнки без Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе (Татарстан халыклары телләре турында) үтәлүен таләп итәбез. Менә бүген, 7 апрельдә Чаллы шәһәр шурасы депутатлары чираттагы утырышларын уздыра. Шул сәбәпле, мин пикетка бер көн алдарак чыгарга булдым.

– Депутатлар хакимият бинасында буласы утырышларына килгәндә, кергәндә син күтәреп торган шигаргә игътибар иттеләрме? Булдымы андыйлар? Бәлки сорау бирүчеләр, кызыксынучылар булгандыр?

– Узып китүчеләр күп булды. Ләкин янымда тукталучылар, кызыксынучылар булмады. Шәһәр шурасы депутатлары арасыннан теләктәшләр таба алмадым. Монысы бик кызганыч. Әмма Махатма Гандиның мондый сүзләре бар: ”Башта алар сиңа игътибар итмиләр. Аннан инде алар синнән көлә башлый. Аннан алар сиңа каршы көрәшә башлый. Тора-бара инде алар җиңелә”. Менә без дә шундый өметләр белән яшибез. Ай саен таләпләр белән чыгабыз.

– Илмир, чыгуын чыгасыз. Хакимиятләр тарафыннан сезнең таләпләргә игътибар бармы?

– Бу безнең урам чаралары гына. Элек тә шушы хакта белдереп килдек. Көрәш чарасы моның белән генә чикләнми. Татар теле торышы буенча рәсми оешмаларга интернет-мөрәҗәгатьләр дә юллыйбыз. Менә бүген берничә урыннан "татар телен гамәлдә булдыру буенча эш алып барабыз” дигән җаваплар алдык. Безнең мөрәҗәгатьләрне игътибарга алучылар бар. Акрынлап булса да, җаваплар килә.

Әңгәмәдән соң без Чаллы хакимиятенә керү ишегендәге күрсәтү язуларына игътибарны юнәлттек. Ишек уртасына татарча итеп “керү урыны” дип, урысча кыска гына итеп “вход” дип язылган.

Ишектәге язу
Ишектәге язу

“Вход” сүзе Чаллыдагы һәр рәсми бина ишегендә 60-70нче елларда ук язылгандыр. Ә менә шәһәрдә бина ишекләренә “керү” сүзе унбиш еллар чамасы элек кенә күренә башлады. Ун еллар чамасы элек хакимият бинасы ишекләренә татарча итеп “керү урыны”, “чыгу урыны” дигән язулар язылгач, шушы үрнәктәге күрсәткечләр башка урыннарда да күренә башлады. Матур итеп татар телендә “керү”, “чыгу” сүзләрен инде дистә еллар буена башка оешмалар үзләрендә язарга шикләнәләр ахрысы. Чөнки Чаллының иң баш бинасы ишекләренә “керү урыны”, “чыгу урыны” дип язылган. Шушы ук бинада озак еллар инде топонимика комиссияләре татарча язылыш буенча үзләренең утырышларын уздырып килә. Ләкин “борын асты”ндагысын гына күрергә теләмиләр.

XS
SM
MD
LG