Accessibility links

Чехиянең Брно шәһәрендә Әбделгалиева-Атнагулова рәсемнәре аша татар һәм чех тарихы очрашты


Розалия Әбделгалиева-Атнагулова рәсеме
Розалия Әбделгалиева-Атнагулова рәсеме

Чехиянең Көньяк Моравия төбәгендә узган Татарстан мәдәнияте көннәрендә Прагада яшәүче рәссам Розалия Әбделгалиева-Атнагулова рәсемнәре күрсәтелде.

Чехиянең Көньяк Моравия төбәге хакимияте бинасы Брно шәһәренең тарихи өлешенә, үзәгенә урнашкан. Гасырдан артык тарихы булган, төзелгәннән бүгенгәчә финанс идарәләре һәм Көньяк Моравия министрлыклары урнашкан бу бинада рәссам Розалия Әбделгалиева-Атнагулова күргәзмәсе Казан тарихын һәм Чехия башкаласы Прага тарихын очраштырды.

Күргәзмә Көньяк Моравиядә үткән Татарстан мәдәнияте көннәре уңаеннан оештырылган иде. Бу чарада катнашкан Татарстанның фольклор музыкасы ансамбле күргәзмә ачылышы тантанасына килгәннәрне татар рухы дөньясына чакырды.

Әбделгалиева-Атнагулова рәсемнәре татар һәм чех тарихын очраштырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:25 0:00

Көньяк Моравия хакимияте вәкиле Йиржи Немец исә әлеге күргәзмә тарихны гына түгел, ә "кешеләрне дә якынайтты", дип белдерде.

Прага үзәгендәге XIV гасырда төзелгән тарихи "Карл күпере", IX гасырда нигез салынган Прага кирмәне ("Pražský hrad") һәм башка тарихи биналарның күренешләре Әбделгалиева-Атнагулова пумаласы рухы аша Казан ханлыгына, аның патшабикәсе Сөембикә образына, татар тарихына барып тоташты. Күргәзмәне караучылар автор сурәтләгән татар йөзләре аша халык тарихын да, бүгенгесен дә күрде.

Әбделгалиева-Атнагулова Прагага киткәнче "Сөембикә" журналында һәм Татарстан китап нәшриятында эшли. Әдәби әсәрләргә рәсемнәр ясый, журналны һәм нәшриятта чыккан китапларны бизәүче мөхәррир була.

Розалия ханым Казанда туып үсә, Николай Фешин исемендәге сәнгать мәктәбен тәмамлый. "Мин бик бәхетлемен, чөнки XX гасырның иң күренекле рәссамнарының берсе Бакый Урманче остаханәсендә графика һәм сынлы сәнгать серләрен өйрәндем", ди ул. Сәнгать белгечләре Әбделгалиева-Атнагулова рәсемнәрен, "пумаласы сызган бизәкләре өрфиядәй җиңеллек рухында", дип белдерә.

Рәссамның күргәзмәләре Германия, Чехия һәм Русиядә булып тора. Мәдәният көннәре уңаеннан Чехиягә килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Көньяк Моравия җитәкчесе һейтман Михал Һашек та күргәзмә белән танышты.

XS
SM
MD
LG