Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге офшор җәнҗалы сәбәпле Панамага чикләүләр кертергә мөмкин


Европа комиссиясе әгъзасы Пьер Московиси
Европа комиссиясе әгъзасы Пьер Московиси

Европа комиссиясе әгъзасы Пьер Московиси ярты ел эчендә Европаның "кара" исемлекне төзергә әзер булуын белдерде.

Европа Берлеге Панамага һәм башка илләргә, әгәр алар офшор кулланып акча юу һәм салымнан качуны фаш итүдә хезмәттәшлектән баш тартса, чикләләр кертү белән яный.

Европа комиссиясе әгъзасы, икътисад һәм финансны, салым һәм таможня түләүләрен багучы Пьер Московиси Панама салымны яшерүне тикшерүдә хезмәттәшлек итмәгән илләр исемлегенә кертелгәнне белдерде. Московиси Панама хакимиятләрен карашларын үзгәртергә чакырды, үзгәреш булмаса чикләүләр кертеләчәген ассызыклады.

Миллионлаган яшерен документларның дөньяга чыгуы 3 апрельдә дөнья күләмендә башланган җәнҗалга сәбәп булды. Панамадагы Mossack Fonseca юридик ширкәте меңләгән байларга, танылган кешеләргә һәм шулай ук транснациональ корпорацияләргә офшор хисаплар һәм булмаган ширкәтләр ачып салымнан качарга ярдәм иткән.

Московиси ярты ел эчендә Европаның "кара" исемлекне төзергә әзер булуын белдерде.

Зур офшор җәнҗалы кубарган Панама документлары Русия президенты Владимир Путинга якын кешеләрнең офшор ширкәтләр кулланып тыйнак бер музыкантка 2 миллиард доллар күчерүен дә күрсәтә.

XS
SM
MD
LG