Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә пропаганда кординация үзәге төзелергә мөмкин


Русия думасы вице-спикеры Александр Романович
Русия думасы вице-спикеры Александр Романович

Русия думасы вице-спикеры Александр Романович пропаганда институтларын төптән көчәйтергә кирәк, дип белдерә.

Русия думасы вице-спикеры Александр Романович Русиядә Советлар Берлеге заманнарында КПССның идеология бүлеге булган кебек пропаганданы координацияләү үзәге төзергә тәкъдим итте.

"Безгә пропаганда институтларын төптән көчәйтергә кирәк", диде Романович Русия һәм Көнбатыш арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланган парламент тыңлауларында чыгыш ясап. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Романович сүзләренчә, 70 елларда КПСС Үзәк комитетының идеология бүлеге пропаганда һәм пропагандага каршы тору үзәге булган һәм анда халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге дә эшләгән.

"Ул вакытта эшләгән структура җимерелгән. Андый структураны янә торгызу пропаганда эшен тәртипкә салырга ярдәм итәр иде", ди Романович.

Дөньяда кеше хокуклары торышын күзәтүче Freedom House оешмасы 2015 елны "соңгы дистә елда иреклек иң нык кысылган ел" дип бәяләп хисабын игълан иткән иде һәм анда рәсми мәгълүмат чараларындагы "дәүләт пропагандасы" арту сәбәпле Русиянең дәрәҗәсе төшүен дә белдерде.

XS
SM
MD
LG