Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар журналистлар каләмдәшләреннән Кырым темасын онытмауны үтенә


Видеомөрәҗәгатьтә кырымтатар журналистлар оккупация шартларында Кырымда сүз иреге булуы мөмкин түгеллеген, журналистларның хокуклары кысылуны бәян итте.

Киевта Кырымтатар журналистикасы көне уңаеннан "Кырым: мәгълумати гетто" дип аталган мәгълүмат очрашуы үтте. Чара барышында кырымтатар журналистлары Украинада һәм чит илдә яшәүче каләмдәшләренә мөрәҗәгать белән чыкты. Мөрәҗәгатьтә алар хезмәттәшләреннән "Русия тарафынан аннексияләнгән Кырым турында дөреслекне җиткерүдә" ярдәм сорады.

"Сез – Украина һәм чит илләрдәге каләмдәшләребез, Кырымда безнең халкыбызның күпмедер дәрәҗәдә куркынычсызлыгы саклануга ышаныч биреп торасыз. Кырым турында никадәр күбрәк сөйләсәк, оккупантка басым ясарга мөмкинлекләребез шулкадәр күбрәк булыр. Үзебезне яклауның бердәнбер юлы – мәгълумати альтернатива. Бу бездән генә түгел, сездән дә торганын аңлыйбыз", дип белдерде Украинаның мәгълумат сәясәте министры киңәшчесе Әминә Җәппар.

Үзләре яздырган видеомөрәҗәгатьтә журналистлар оккупация шартларында Кырымда сүз иреге булуы мөмкин түгеллеген, журналистларның хокуклары кысылуын, бәйсез мәгълумат чараларының ябылуын, ә ярымутрауда эшләп калганнарының Мәскәүдән идарә ителүче Кырым хакимияте тарафыннан көчле контроль астында тотылуын билгеләп уздылар. Кырымтатар журналистлары ярымутрауда яшәүче халыкның куркытылган булуы, еш кына журналистлар белән аралашудан баш тартуларын да искәртте.

"Бөтен коллегаларга мөрәҗәгать итәм: Кырым темасы, аеруча кеше хокуклары бозылу, Кырымда халыкны мыскыл итүләр Украина массакүләм мәгълумат чаралары тарафыннан күз уңыннан төшмәсен иде, даими яңгырап торсын", диде журналист, QHA агентлыгының баш мөхәррире Гаяна Юксель.

Кырымны Русия аннексияләгәч халыкара хокук яклау оешмалары ярымутрауда сүз иреге кысылуны белдерә.

2015 елның 1 апреленнән башлап Кырымда беренче кырымтатар телеканалы булган ATR ябылды, "Ляле" балалар телеканалы, "Мейдан" радиосы шулай ук эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булды. Бу адымны АКШ, Европа Берлеге, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы, Amnesty International кискен тәнкыйтьләде, әлеге хәлләр кырымтатарларны эзәрлекләүнең дәвам ителүе, дип бәяләнде.

Әминә Җәппар
Әминә Җәппар

Әминә Җәппар әйтүенчә, 10-нчы апрельдә кырымтатар журналистикасы көне уздыру гадәте Кырымда күптәннән яши. Бу кырымтатар журналистларын башкалардан аерып кую дип саналмый. "Бу көндә без бөек мәгърифәтче, Кырымны һәм кырымтатар халкын Европа һәм Азия, бөтен төрки дөнья белән тоташтырып торучы Исмәгыйль Гаспринскийны искә алдык. Соңгы ике елда бу дата эчтәлексез булды, чөнки кырымтатарларның да, Кырымның да журналистикасы калмады. Кырымдагы массакүләм мәгъүлумат чаралары бүген "хезмәт күрсәтү" гә әйләнеп калды", диде Әминә Җәппар.

"Ике ел эчендә ярымутрауда сүз иреге үтерелде. Фикерне ирекле белдерү мөмкинлеге юкка чыкты. Тулаем куркуга калу – репрессияләр, кулга алулар, шикаятьләр һәм оккупациянең башка "матур" яклары нәтиҗәсе. Шуңа бәйле рәвештә без, кырымтатар журналистлары, үзебезнең Украинадагы һәм аннан читтә яшәүче каләмдәшләребезгә мөрәҗәгать әзерләдек", дип белдерде ул.

Мәгълүмат очрашуында Украинаның мәгълумат сәясәте министры киңәшчесе Әминә Җәппар, QHA ("Кырым яңалыклары") баш мөхәррире Гайана Юксель, Qiriminfo журналисты Рөстәм Хәлил; ATR телеканалы журналистлары Гөлсем Хәлил һәм Шәүкәт Наматулаев катнашты.

XS
SM
MD
LG