Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарча сөйләшү оят түгел, әйдәгез бергәләп аралашыйк!"


"Балтач ИЧ" блогы сәхифәсе
"Балтач ИЧ" блогы сәхифәсе

Яшьләр арасында видеоблоглар төшерү гадәте киңрәк тарала бара. Татар яшьләре дә видеоблоглар белән мавыга. Азатлык аларның теләк-максатларын белешергә булды.

Интернет һәм социаль челтәрләрнең таралуы белән яшь буынның вакыты пәрәвез белән ныклап бәйләнә бара. Төп очрашу урыны - әлбәттә, социаль челтәрләр. Анда аралашу рәхәт, видеолар карап, аудиолар тыңлап була, яраткан темага төркем-пабликларда төннәрне үткәрү мөмкин.

Моның белән генә чикләнмичә, яшьләрдә видеоблоглар төшерү гадәте дә барлыкка килде. Еш кына өйдәге камерага үзеңне төшереп, шунда ук аны интернетка кертү үзенчә бер модага әйләнде. Темалар төрле - фильм турында фикерме, заманча тренд турында фикер сөйләүме, хәтта сәяси һәм иҗтимагый вакыйгаларга фикер белдерүме - боларын барысын да интернет кулланучылар яратып башкара.

Көнбатышта видеоблоглар ясау инде зур тренд, мода булып килсә дә, татар яшьләре арасында ул әле акрынлап кына үсә башлый. Сәбәбе, билгеле, яшьләргә шундый нәрсәләрне русча башкару җиңелрәк булып чыга. Шулай да, хәзерге вакытта үсеп килгән кайбер кызыклы видеоблоглар бар. Аларның авторлары Азатлыкка эшчәнлекләре турында сөйләп бирде.

Булат Абдрахманов, "Балтач ИЧ" видеоблогы алып баручысы:

"Балтач ИЧ" ул, әлбәттә, татар видео контентын үстерү өчен барлыкка килгән проект. Интернет мәдәнияте - хәзерге заманда бик мөһим һәм популяр нәрсә, татарларда исә бу юнәлеш бушап ята диярлек. "Балтач ИЧ" - ул бары тик берничә егет кенә ясаган проект тугел, ул инде халык проекты, чөнки һәр кеше әйткән сүзне без колакка салып, үзебезнең проектны шулай үстерәбез.

Гомумән, хәзер татарларда (аеруча шәһәрдә туып үскән буында) шундый бер тенденция күзәтелә: алар үзләре татар булып та, урысча сөйләшәләр һәм үз туган телләрен үстерүне кирәк дип тә санамыйлар. Ә инде "Балтач ИЧ" ул "менә бит, татарча сөйләшү оят түгел, әйдәгез бергәләп аралашыйк" диеп, татарларны үз телләрен онытмаска чакыра.

Безнең проектны мин әллә нинди шаккатырлык "бомба" дип атамас идем, алай булсын өчен айлар буе проектны үстерү юнәлешендә эшләргә кирәк. Шулай да, башлап китү өчен нәтиҗәләр бик яхшы, кем белгән, бәлки безнең проект киләчәктә татар телеканалларын да кызыксындырыр.

Айрат Ибраһимов, "Идәннәр Сугышы" видеоблогы администраторы:

"Идәннәр Сугышы" проектының төп максатларының берсе булып татар телен популяштыру тора. Ничек дисәгез, хәзерге яшьләр, шул исәптән татар яшьләре дә, үз вакытын күбесенчә социаль челтәрләрендә һәм Youtube видеоһостингында үткәрә.

Кызганыч ки, хәзерге вакытта биредәге ресурсларда татар контентының күләме һәм сыйфаты бик түбән, шуңа күрә без менә шундыйрак форматта тапшыру ясарга уйладык. "Идәннәр Сугышы" проекты күңел ачу тапшырулары аша яшь аудиторияне үзебезгә җәлеп итә. Тик аннан тыш без яңа видео проектлар башлап җибәрергә планлаштырабыз.

Аудиторияне, кызганыч ки, әлегә зур дип әйтеп булмый. Безне караучылар әлегә студентлар һәм олы яшьтәге мәктәп укучылары. Даими караучыларыбыз да бар, һәм, Аллага шөкер, чыгарылыш саен аудиториябез киңәя.

"Татар телен өйрәнгәндә "Фәрхәт һәм Фәрхәд"не карый идем"

Бөтендөнья татар яшьләре форумы җаваплы сәркатибе Ленария Мөслимова татар видеоблогларын даими күзәтеп тора. "Тәүлектә 24 сәгать булса, шуның 20 сәгатен интернет челтәрендә онлайн булам. Университеттан алып эш мохитенә кадәр тормышым милләтем белән бәйле. Әлбәттә, татар видеоблогларын да күзәтмичә калмыйм, аларның саны әлегә аз булса да. Чаллыларның "Алга-ТВ"сын һәм "Әлбәттә"не һәрдаим күзәтеп барам.

"Тел үссен, гомумән үлмәсен өчен аның даирәсен киңәйтергә кирәк"

Социаль челтәрләрдә көн дә яңалык һәм яңа формат барлыкка килеп кенә тора. Кешеләр озын язылган текстларны кабул итми, шуңа хәреф саны азаеп бара, инде текстка караганда видеога өстенлек бирәбез.

Тел үссен, гомумән, үлмәсен өчен аның даирәсен киңәйтергә кирәк. Бөтен җир шары интернет челтәрендә утыра, бик отышлы вакыт бу, безгә монда татар мохите тудырырга кирәк. "Vine"нар төшерү актуаль икән, димәк татарча "Vine"нар чыгарырга кирәк, дөньяда видеоблоглар ясыйлар икән димәк видеоблоглар алып барырга кирәк! Әхлак ягына килгәндә, фильтр булырга тиеш дип саныйм, кешегә якынрак темалар арткан саен, шулай отышлырак кебек тоела", дип сөйләде Ленария.

Татар телен өйрәнгән япон егете Юто Хишиями фикеренчә дә, татар видеоблоглары тел үсешенә уңай йогынты ясый. "Рус телендә яки чит телләрдә шундый видеолар күп булса да, татар телендә бик аз. Нәтиҗәдә яшьләр интернетта рус телендәге видеоларны яки чит телләрдәге видеоларны русча субтитры белән карыйлар. Татар телен яшьләр арасында популярлаштыру өчен, татар телендәге кызыклы видеолар күбрәк булырга тиеш.

"Бу видеоблоглар татар теленең үсешендә зур роль уйный"

Соңгы елларда "Фәрхәт һәм Фәрхәд" популярлык казанды, һәм алардан соң "Исәр кино", "Бир бишне", "Идәннәр сугышы" кебек башка кызыклы видеолар да чыга башлады. Бу видеоблоглар татар теленең үсешендә зур роль уйный дип уйлыйм. Мәсәлән, мин үзем татар телен өйрәнә башлаганда, "Фәрхәт һәм Фәрхәд" видеоларын карый идем, шушы видеолар татар телен өйрәнүемә зур ярдәм итте. Алга таба да шушы видеолар дәвам итәр, һәм яңа видеолар чыгар дип өметләнәм", диде Юто Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG