Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина премьер-министры Арсений Яценюк вазифасыннан китә


Арсений Яценюк
Арсений Яценюк

Украина премьер-министры Арсений Яценюк вазифасыннан китергә карар итүен белдерде

Украина премьер-министры Арсений Яценюк вазифасыннан китүен игълан итте. "Эспрессо ТВ" телевиденисенең "Премьер-министр белән 10 минут" исемле тапшыруында Яценюк: "Бүгеннән башлап мин үз максатларымны хөкүмәт башлыгы вәкаләтләреннән киңрәк күрәм" дип белдерде.

Әлеге чыгышында Яценюк шулай ук вазифадан китү турында гаризасын Югары Радага 12 апрельдә тапшырачагын да әйтте. Яценюк әйтүенчә, аны вазифадан китү карарына илдәге сәяси кризис этәргән.

Премьер-министр үзенең Рададагы "Халык фронты" фракциясенең хөкүмәт коалициясендә калуын белдерде.

XS
SM
MD
LG