Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек һава юллары Казан очышларының унынчы елын котлады


Төрек һава юлларының Казанга оча башлавына ун ел
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:02 0:00

8 апрельдә Казанда Төрек һава юллары очкыч ширкәтенең Татарстан башкаласына очышлар башлавына ун ел тулу билгеләп үтелде.

Төрек һава юллары 2006 елның март аенда Казанга беренче тапкыр очкыч сәфәрләре башлады. Баштарак атнага ике тапкыр булган әлеге очышлар тора-бара атнаның һәр көненә билгеләнде. Киләчәктә атнага ун тапкыр очышлар планлаштырылган булса да, анысы планда гына калды, хәзерге вакытта бу очышлар атнаның биш көнендә башкарыла.

Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач Азатлыкка, Tөрек һава юллары очышларының азаюын юлчыларның кимүенә бәйләп аңлатты.

"Төрек һава юллары татарстаннарны, казаннарны бары тик Төркия белән генә түгел, башка чит илләр белән дә тоташтыра. Кызганыч, соңгы вакытларда очкыч юлчылары саны кимеде. Моның ике сәбәбе бар. Боларның беренчесе - Русиядәге икътисади кризис. Гомумән алганда, шушы сәбәп аркасында Казан халыкара һава аланыннан очучы башка һава юлы ширкәтләре юлчыларының да саны азайды. Икенче сәбәпкә килгәндә исә, Русиягә Төркиядән килүчеләргә хәзер виза алырга кирәк.

Барлык боларга карамастан, Төрек һава юллары Казан сәфәрләрен дәвам итәргә тырыша. Бу исә аларның Татарстан, Русия базарына карата булган ышнычларын күрсәтеп тора. Татарстан алар өчен бик кыйммәтле. Ширкәт Татарстан белән эшләүне дәвам итәргә тели. Бүгенге тантана әлеге ышанычның бер ишарәсе", диде төрек консулы.

Котлау тантанасында чыгыш ясаган Төрек һава юллары ширкәтенең Русиядәге мөдире Мефаил Дерибаш Русия белән элемтәләрнең яхшы булуын теләүләрен әйтте.

"Безнең бигрәк тә Татарстан халкы белән дини һәм бер үк вакытта туганлык җепләребез дә бар. Татарстанга төрек эшмәкәрләре бик күп инвестицияләр кертте. Алла боерса, алга таба да бу элемтәләр тагын да яхшырыр һәм бу инвестицияләребез тагын да артыр", дип белдерде ул.

Төрек һава юллары ширкәте Европада очкычларының уртача яше 6 ел да 9 ай булган иң яшь флотка ия. Ширкәтнең 306 очкычы бар. Төрек һава юллары дөньяның 113 иленең 288 урынына очышлар оештыра. Төрек һава юллары Казан белән беррәттән Русиянең тугыз шәһәренә очышлар оештыра.

XS
SM
MD
LG