Accessibility links

Кайнар хәбәр

Reuters: Еврокомиссия украиннар өчен визасыз режим булдыру мәсьәләсен күтәрәчәк


Нидерландтагы референдум нәтиҗәләренә карамастан, Европа комиссиясе Украина өчен визасыз режим кертү мәсьәләсе белән чыгачак.

Нидерландта узган референдум нәтиҗәләренә карамастан, бу айда Европа комиссиясе Европа илләренә Украина ватандашлары өчен визасыз режим мәсьәләсен карауны тәкъдим итәчәк. Узган атнада Нидерланд Европа белән Украина араларын якынайтуга каршы тавыш биргән иде. Рейтер язуынча, бу нигездә мигрантларга карата тискәре мөнәсәбәткә бәйле булудан килеп чыккан.

Март аенда Европа комиссиясе рәисе Жан-Клод Юнкер Украина президенты Петр Порошенкога апрельдә Европа Берлегенең башкарма хакимияте виза мәсьәләсен Европа Берлеге илләренә чыгарырга вәгъдә итте.

“Бу Һолландия тавыш бирүчеләрнең фикерләрен истә тотмау кебек килеп чыга, әмма без Украинага биргән сүзебезне тотарга тиеш, чөнки алар үз өстенә алган бурычларны үтәде”, диде чыганак.

Украинада 45 миллионга якын халык яши.

XS
SM
MD
LG