Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле кухня теле түгел. Хәтта кухня теле дә түгел


Хәтта үзләре татар телен мәктәпләрдә укытуны яклап мәйданнарга плакат тотып чыккан кешеләр өйләрендә балалары белән русча сөйләшә
Хәтта үзләре татар телен мәктәпләрдә укытуны яклап мәйданнарга плакат тотып чыккан кешеләр өйләрендә балалары белән русча сөйләшә

Хөкүмәтне татар телен бетерүдә гаепләүчеләр татар теле "кухня теле" дәрәҗәсенә калды дип зарланырга ярата. Мин бу фикергә каршы. Татар теле – кухня теле түгел, инде мәктәп теле дәрәҗәсенә калып бара.

Менә берничә мисал. Балалар бакчасында туган тел көненә әзерләнәләр. Тәрбияче ханым зарлана – зарланмый да инде, гадәти хәл кебек хәбәр итә. Ике йөз бала булган бакчада туган тел бәйрәмендә Тукай шигырен акцентсыз, аңлап яттан сөйләрлек бала юк. Фамилияләреннән чыгып караганда, татарлар руслардан күбрәк. Татарча белүчеләр юк. Татарча аңлаучылары бар әле, “әни-әти” диючеләре дә бар, әмма барысы да рус теллеләр.

Икенче мисал. Бер чын татар гимназиясендә ата-аналар Путинга имза җыю идеясен күтәреп чыкканнар, мәгълүмати ярдәм сорыйлар. Боларның теләге - биш көнле уку атнасы ясау икән. “Хөрмәтле Владимир Владимирович, Воронеж-Костромада балалар биш көн генә укый, Татарстанда да шулай итегез, әйтегез республика хөкүмәтендәгеләргә, нигә безнең балаларны газаплыйлар?” Андагы укучылардан аермалы буларак, безнекеләрнең атнага алты сәгать татар теле һәм әдәбиятын укуларын, алты көнлек уку атнасының шул сәбәпле пәйда булуын аңлагач, бу ата-аналар тынычланыр дисәм, дулап киттеләр. Алайса укытмаска кирәк татар телен! Нигә кирәк ул? Үзләре балаларын татар мәктәбенә биргәннәр – тәртипле уку йорты кирәк, ә үзләре шул мәктәптәге татар телен бетерү яклы.

Менә өченчесе. Ире дә, хатыны да авылдан чыккан, үзара өйдә вата-җимерә русча сөйләшәләр. Балалары “әни” сүзен дә әйтми, “папа-мама”, ди. Үзләре “авылга кайтсаң, оят инде” диләр, үзләре “балабыз кеше була” дип куана.

– Нигә алайса русча сөйләшәсез соң аның белән?

– Без үзебез кеше була алмадык, алар кеше булсын!

Мондый гаиләләр адым саен. Безнең бала үзенә кирәген аңлый, нигә кирәк ул математиканы татарча укыту дип, татар телен мәктәптә укытуга иң беренче чиратта шулар каршы чыга хәзер.

"Элек шәһәрдә яшәүче татарлар татарча белми иде. Хәзер шушы күренеш авылга күчте"

Ул гел шулай булды, шулай булыр да – шәһәрдәге тискәре күренешләр беркадәр вакыттан авылга килә һәм күпкә киңрәк колач җәя. Элек шәһәрдә яшәүче татарлар татарча белми иде. Хәзер шушы күренеш авылга күчте. Авылны татарның чишмә башы дип әйтеп булмый да башлар әле. Нәкъ менә авылдан чыккан томана халыкның балалары татарча белми. Шәһәрнекеләр, киресенчә, үзләре татарча белмәсә дә, балаларын татар мәктәбенә бирергә тырыша.

Авылныкылар киресенчә. Хәтта үзләре татар телен мәктәпләрдә укытуны яклап мәйданнарга плакат тотып чыккан кешеләр өйләрендә балалары белән русча сөйләшә. Кем өчен дип яклыйлар алар татар телен, шуны һич аңламыйм. Соң синең балаң белән сөйләшергә яраклы тел булмагач, нигә икейөзлеләнеп урамга чыгып басарга? Сөйләш тә йөр урысча рәхәтләнеп, Иван белән Мария бул. Йөрмә имгәк булып, татар фамилияле “русскоязычный”ларны арттырып. Бу урыс икән диярбез дә, татар исемлегеннән сызып ташларбыз. Андыйларның булуына караганда, татар өчен зыяны күбрәк. Югары белем татарча булсын дип мәйданга чыккан ханымга бу хакта әйткәч яратмый - үз позициясен яклый – мин өемдә теләсә ничек сөйләшәм, минем өйдә эшегез булмасын! Ә үзенең баласы татарча белмәүдә депутат Разил Вәлиевне гаепли! Разил Вәлиев югары белемне татарча укыттыруга ирешә алмаганга сөйләшә икән ул баласы белән русча!

Телне саклап калу һәркемнең үзеннән тора. Мисаллары меңләгән, миллионлаган. Меңләгән мисал – шәһәрдә яшәп тә, үз телен саклаган татарларыбыз, миллионлаган мисал – Кавказ халыклары.

Татар теле кухня теле түгел! Әгәр татар теле кухня теле булса, ул телне татар ханымнары-әфәнделәре кухняда куллансалар, телгә булган ихтыяҗ һәм энергетика кухнялардан ташып чыгар иде. Күз алдыгызга китерегез – әгәр бөтен татар кешесе баласын татар бакчаларына, мәктәп-гимназияләренә бирүне сораса, ниндидер ЕГЭлар, региональ компонентны бетергән федераль кануннар, татар телен мәҗбүри укытуны бетерүне сорап йөргән ниндидер хатыннар гына тыеп кала алыр идеме шушы көчне? Юк, билгеле.

"Әгәр татар теле кухняда юк икән, аны ничек кухня теле дип әйтеп булсын?"

Дәүләт – без татар телен тиешенчә якламауда гаепләгән дәүләт ничә еллар буе мәктәпләрдә мәҗбүри татар телен укыта. Мәскәүдән, республикадагы рус телле ата-аналардан барган басымга карамастан, татар телен мәҗбүри укытудан баш тартмый.

Ә татар нишли? Баласы белән кухняда русча сөйләшә. Әгәр татар теле кухняда юк икән, аны ничек кухня теле дип әйтеп булсын?

Татар теле кухня теле түгел. Ул мәктәп теленә әйләнеп бара. Хәзер кухнялардан татар телен кысрыклап чыгарган ата-аналар, шовинистларга кушылып, татар телен мәктәптән дә юк итүгә үзләреннән өлеш кертәләр. Бу көрәшнең алгы сафында, ни кызганыч, шәһәргә килеп “культуралашкан” авыл халкы да бар. “Без кеше булмадык, балаларыбыз кеше булсын!” “Мой дум – мая крипыст, минем семьяга кысылмагыз, балам белән ничек телим, шулай сөйләшәм, балам татарча аңлый, әбисенә “дау аника” ди!” “Ә үзең соң, үзең татар теле өчен ни эшләдең?”

Әйе, республикада татар теле белән рус теле тигез дәрәҗәле түгел, әйе, түрәләребез татарча сөйләшергә яратмый, әйе, элмә такталар шыбыр хата белән тулган. Аларын да беләм, тиешенчә эшләмәгәннәрен таныйм, аңлыйм, гаеплим! Әмма шуны да танып, безнең җитәкчеләргә зур рәхмәт әйтергә кирәктер – зур басымга карамастан, хөкүмәт татар телен мәҗбүри укытуны саклап калды. Безнең хөкүмәт “халык соравы буенча” татар телен мәктәптә юк итә һәм Мәскәүдән бер олау орден-медальләр төяп кайта ала иде. Кайтмадылар. Халыкта телгә булган таләп һәм ихтыяҗ соң дәрәҗәдә түбән булган заманда бу гамәл әллә нинди коточкыч протест акцияләренә китермәячәк иде. Митинг-пикетларны хәрби түнтәрелеш белән тиңләштергән кануннар чыккан, теләсә нинди оппозиционерда чит ил шымчысын күргән бу заманда бигрәк тә.

"Татар телен мәҗбүри укытуны бетерүнең нәрсәгә китерәчәген күрү өчен күршеләргә күз салу җитә"

Татар теле укытуның мәҗбүрилеген бетерүне нигә китерүен күрү өчен күрше республикаларга күз салу җитә. Галимнәр фикеренчә, берничә буыннан соң удмурт теле бөтенләй юкка чыгачак. Чөнки ул мәктәптә юк. Ә иң мөһиме – кухняда юк.

Патша Русиясе вакытында татар теленә карата мөнәсәбәт тагын да яманрак булган, әмма бит тел сакланып калган. Халык аны саклаган.

Телне бетерүдә гаепли дип федераль үзәкне генә түгел, үземезнең татарларымызны да атый башларгадыр, бәлки? Патша Русиясе вакытында әллә татар теленә яхшы мөнәсәбәт булганмы? Әмма бит телне татар саклап калган. Бүген исә татар теленең кухня теле булу функциясе юкка чыгып бара.

Халык фикеренә колак салмыйча, татар телен мәктәптә саклап килгән хөкүмәткә рәхмәт әйтәсе килә минем. Татар теле кухня теле булмаган заманда алар татар телен мәктәп теле итеп саклап киләләр.

Татар телен тиешле дәрәҗәгә җиткерүнең бер бик җайлы гына юлы бар – кухняда татар телендә сөйләшү һәм балаңны татар мәктәбендә укыту. Алай да эшли алмыйсың икән, һичьюгы, татар телен укытуга каршы чыкма һәм татар теленең дәрәҗәсен төшермә. Халыкта милли энергия булса, бернинди ЕГЭлар да, сары башлы хатыннар уйлап чыгарган ахмак кануннар да куркыныч түгел.Черек агачны корт баса. Кухнясы черек телне чит тел баса. Аңа бернинди балалар бакчасы да, мәктәп тә, әдәбият-мәдәният та кирәкми. Кухняда булмаган телне мәктәп кенә саклап кала алмый. Мәктәпнең вазифасы – гаиләдәге телне үстерү, ул телдә сөйләшүче галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, җырчылар тудыру.

Татар теле – кухня теле түгел шул. Кызганыч, хәзер инде кухня теле дә түгел.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG