Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:35

"Яшь алып баручыларның сәхнәдә тамадалыкка күчүе күңелне әрнетә"


Үткән атна азагында Казан филармониясендә Азат Тимершәех белән Нурзадә концертында яшь алып баручыларның кимчелекләрен ачыкларга тырыштылар. Сәхнәдә урта яшьләрдән узган сүз остасы Әлфия Хәбибуллина яшьләргә пародия ясап, үзенчә аларның кимчелекләрен күрсәтте.

Ике буын алып баручыларын бер сәхнәдә кара-каршы куеп, кем яхшырак дип чагыштырып карауны җырчы Нурзадә тәкъдим иткән. Бу идеяне ул җырчы Азат Тимершәех белән уртак концертында тормышка ашырып карады. Сәхнәдә лирик әсәрләр, шигырьләр сөйләп алып баручы Әлфия Хәбибуллинага яңа гына Казан театр училищесын тәмамлаган яшь егет Раил Габдуллинга каршы чыкты. Алар үзара сүз көрәштереп, әдәби сүзләрнең акырып сөйләнгән билдән түбән мәзәкләрдән яхшырак булуын күрсәтергә тырышты.

"Әдәби сүз акырып сөйләнгән билдән түбән мәзәктән яхшырак"

“Сәхнәдә матур, нәфис сүз сөйләүчеләр сирәгәя бара. Теләсә нинди мәзәк, билдән түбән юмор белән шаяртучылар күбәеп китте. Ике буынны бергә кушып, тамашачыга яңа алып бару рәвешен күрсәтәсе килде”, ди җырчы.

Концертның икенче бүлегендә Әлфия ханым нәфис сүз белән алып баруын кинәт юмор-көлкегә алыштырды. “Бу безнең бүгенге алып баручыларга протест рәвешендә уйлап табылган проект. Кайбер җырчылар авызыннан, “Сөйләмә әле шул лирикаңны, концерт сыйфатын төшерә!” дигән сүзләр ишетергә тур килә. Бу аларның зәвыксыз, әдәбиятны белмәүләре һәм аңларга теләмәүләре белән аңлатыла”, ди ул. Аның фикеренчә, алып баручының максаты – түбән юмор белән тамашачыны көлдерү түгел, ә аларны тәрбияләү, бай татар әдәбиятының шигырь-әсәрләрен сәхнәдән җиткерү.

"Өч рюмкадан соң сөйләнергә тиешле тамада мәзәкләре сәхнәгә менде"

Әлфия ханым андый концертларга зәвыклы, аек халык килүенә дә басым ясады. Өч рюмкадан соң сөйләнергә тиешле тамада мәзәкләренең бүген сәхнәгә менүен дә искә төшерде.

Яшь алып баручы Раил Габдуллин Әлфия Хәбибуллина белән килешеп бетмәде. Егет театр училищесының эстрада бүлегендә укып чыккан. Аның фикеренчә, дөнья үзгәрә, олы буын беркайчан да бүгенге сәнгать, алып бару рәвеше белән килешмәячәк һәм аңламаячак. Ләкин ул да, билдән түбән юмор, ямьсез мәзәкләрнең сәхнәдә яңгырамаска тиешлеге белән ризалаша. “Мондый мәзәкләрне тамадаларга туйда да бетерергә кирәк. Сәхнәгә чыкканда иң мөһиме – ул импровизация, мин беркайчан да әзер сценарий белән чыкмыйм”, ди Раил.

Әлеге концертта күбесенчә олы яшьтәге абый-апалар утырды. Тамашачының кайберләре бу тамашаны үз итте, җырчыларга бүләк-чәчәкләр бирде, икенчеләре үзара сөйләшкәндә, “Лирик әсәрләр белән алып бару – яңалык түгел, әллә ни ис китәрлек күренеш булмады, татарча камил сөйләүче, бәрхет тавышлы, мәшһүр нәфис сүз осталары сөйләмәде”, диде. Азат Тимершәех белән Нурзадә, концертны алып баручылар да башка фикердә иде.

XS
SM
MD
LG