Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ставропольеда эчке эшләр идарәсенә һөҗүмдә өч сугышчы катнашкан


Аларның икесе полиция хезмәткәре тарафыннан үтерелгән, берсе үз-үзен шартлаткан.

Ставрополь төбәгенең Новоселицкий районы эчке эшләр идарәсенә һөҗүмдә өч сугышчы катнашкан. Бу хакта “Интерфакс”ка төбәкнең эчке эшләр идарәсендә хәбәр иткәннәр.

Шартлау дүшәмбе иртән булды. Ике интихарчы дип шикләнелүче полиция бүлегенә керергә тырышканда сак хезмәте янында үтерелгән, тагын берсе үз-үзен шартлаткан.

Һөҗүм итүчеләрнең берсе район эчке эшләр идарәсе бинасына граната ташлаган. Корбаннар юк. Бер полиция хезмәткәре контузия алган.

“Интерфакс”ка бер чыганак белдерүенчә, һөҗүм итүчеләрнең берсе Акаев фамилияле җирле кеше булган. Калганнары әле билгеле түгел.

Элегрәк берничә шартлау һәм дүрт һөҗүм итүче турында хәбәр ителгән иде.

Хәзерге вакытта район үзәге полиция тарафыннан камап алынган. Ставропольдә террорга каршы чара режимы кертелгән.

XS
SM
MD
LG