Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:46

10 апрель Мәскәүнең татар мәдәният үзәгендә төрки телле милләт яшьләре "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" дип аталган уен уздырдылар. Бу уенда ун милләт вәкиле катнашты. "Җиңү-җиңелү мөһим түгел, безнең максат – төрле милләт яшьләрен берләштерү", ди алар.

"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенында ун милләт вәкиле: татар, башкорт, чуаш, кырымтатар, карачай, балкар, азәрбайҗан, кумык, кыргыз, үзбәк, якут яшьләре катнашты. Уен башланганчы һәрберсе үз өстәлләре артында, үз төркемнәре белән утырсалар да, уен өчен килгән барлык яшьләрдән 8 төркем төзелде.

Димәк, бер өстәл артында бер генә милләт түгел, барлык милләт вәкиллләре дә бар иде. Ни өчен шулай эшләгәннәрен Азатлык хәбәрчесе соңыннан ачыклады һәм аларның бу карарында мантыйк барлыкка, бик нигезле булганына инанды.

Жюри

Жюри

Төркемнәргә бүленгәннән соң алып баручылар һәр төркемнең исеме, өндәмәсе, үз капитаны булырга тиеш, диделәр. Төркемнәрнең атамалары да һәм беренче төркем җитәкчеләре девиз-өндәмәләрен игълан итте. Аларның яңгырашы барысы да дип әйтерлек төрки телләрдә иде. “Берлек”, “Туганай”, “Халыклар төрле, йөрәкләр - бер”, “Бирлига”,“Башваткыч”, Алтын берлек”, “Мәдният, тел, тамыр” һәм башка исемдәге төркемнәр төзелгәне игълан ителде.

Ничек соң менә шулай бер-берсенә ерак яшәгән, ерак торган төрле милләт яшьләре шулай берләшеп оеша алдык икән соң дигән сорау белән бу чараны оештыручыларның берсе булган кумык егете Тамирлан Җамуевка мөрәҗәгать иттек.

– Мин милләтем белән – кумык. Мин әле Мәскәүдә күптән түгел. Ләкин биредә “Эльбрусоид” дип аталган карачайлар төркеме барлыгын мин инде күптән белә идем. Башта алар белән таныштып киттем. Күптәннән инде тел, тарих белән кызыксынам, өйрәнергә тырышам. Мин белгеч түгел, бары кызыксынучы дәрәҗәсендә генә.

Тамирлан Җамуев

Тамирлан Җамуев

Татар мәдәни үзәгендә татар теле укытыла дигән хәбәрне ишеткәч, шунда татар теле өйрәнергә йөри башладым. Анда чуашлар да татар теле өйрәнә икән, алар белән дә танышып киттем. Менә мондый очрашулар идеясен безгә чуаш кызы Татьяна Сушкова тәкъдим итте.

Бу очрашу беренче тапкыр гына түгел. Без инде туган телләргә багышлап бер очрашу уздырган идек. Анда алты халык вәкиле катнашты. Өчесе Идел-Урал буе халкы вәкилләре – татар, башкорт, чуашлар. Ә өчесе Кавказның төрле халыклары – карачай, балкар, кумык. Уйлаша торгач без бу очрашыларны төрлеләндерергә уйладык. Һәм башка халык яшьләрен дә җәлеп иттек. Узган елдан бирле без мондый очрашуларны ике атнага бер мәртәбә уздырабыз. Менә бүгенге очрашу милли костюмнарга багышланган, - диде Тамирлан.

Азәрбайҗан киемнәре

Азәрбайҗан киемнәре

Шунысын да әйтергә кирәк, ул көнне милли киемнәрдән килүчеләр күп булмаса да, һәр милләттән берәр милли киемле вәкил бар иде. Башта сәхнәдә мәдәни үзәкнең “Илдан” бию төркеме милли киемнәрдән булган татар кызлары биюен күрсәтте. Аннары азәрбайҗан милли киемнәреннән кыз белән егет сәхнәгә күтәрелде. Алар үзләренең милли киемнәре турында тәфсилле аңлатма бирделәр. Бигрәк тә азәрбайҗан ирләренең баш киемнәре турындагы мәгълүмат бик кызыклы тоелды. Алар баш киемнәрен беркайчан да салмыйлар икән. Хәтта ашаган вакытта да баш киемнәреннән утыралар. Йоклаганда кия торган аерым баш киемнәре дә бар икән. Азәрбайҗанның башыннан киемен бәреп төшерү зур хурлык санала, ул гафу итмәслек дошманлыкка да китереп җиткерергә мөмкин, диделәр алар киемнәр турындагы гореф-гадәтләрне сөйләп.

Тамирлан белән әңгәмәне дәвам итеп, “Эльбрусоид” дип аталган оешма хакында аңлатма бирүен үтендек.

– Ул – карачай-балкарларның телне һәм мәдәниятне үстерү оешмасы. Алар инде Мәскәүдә 12 ел буе эшлиләр. Аларга башка милләт вәкилләре дә килә. Алар бик актив эшлиләр. Аларны очрашулары атна саен була. Мин анда азәрбайҗаннар, кырымтатарлар, ногайлар белән таныштым.

– Төрки халыкларның берләшүен нәрсәдә күрәсез?

Якутлар өстәле

Якутлар өстәле

– Беренче чиратта әлбәттә аралашуда, танышуда күрәм. Менә мин бүген беренче тапкыр якутлар белән таныштым. Бу яшемә кадәр якутларны беркайчан да күргәнем юк иде. Алар да төрки халык бит. Аларның да тере кумыкны күргәннәре булмаган. Алар минем белән танышты. Аралашу бик кирәк. Без әлбәттә интернет челәтәре аша да аралашабыз. Ләкин инде менә шулай күрешеп, сөйләшеп аларлашуга берни дә җитми.

– Тамирлан, шундый заманалар да булган бит, Исмәгыйль Гаспралы нәшер итә торган “Тәрҗеман” газетасын барысы да укый алган, аңлаган. Биредәге яшьләр бер-берсе белән бүгенге кебек рус теле аша түгел, төрки телдә аңлашса, бик күркәм булыр иде. Ул турыда уйлыйсызмы?

Чуаш төркеме

Чуаш төркеме

– Уйлау гына түгел ул турыда эшли башладык дисәң дә ярый. Әлеге тел белгечләребез җитешми. Без бер төрки эсперанто булдырырга хыялланабыз. Безнең арада галимнәр бар. Татарлардан – Лилиана Сафина, карачайлардан Халимат, Зөһрә бар. Без бер грамматик нигез белән төркиләрнең аңлатмалы сүзлеген ясарга ниятлибез. Бу әле ният кенә, әлбәттә. Ләкин мин аның барып чыгачагына ышанам. Безнең кумык халкында да Абу-Суфян Акаев исемле бер мәгърифәтче булган. Ул Гаспралы белән дә аралашкан, азәрбайҗан мәгърифәтчеләре белән дә хат алышкан. Ул Казанда да, Уфада да булган, Урта Азияне дә гизгән. Алар әлбәттә рус теле аша түгел, тәрҗемәсез генә үзебезнең төрки телдә аралашканнар.

– Тамирлан, ни өчен бүгенге уенда сезнең төркемнәр аерым милләтләрне берләштермичә, төрле милләт вәкилләрен кушып ясалган? Әгәр дә һәр өстәлдә аерым милләт утырса, бу кызыклырак булмас идеме?

– Без аны махсус шулай эшләдек. Әгәр дә аерым милли төркем булса, җиңүчеләр үзләрен өстен куярга тырышачакларын алдан ук күрдек. Без җиңдек, сез җиңелдегез дигән сүзләр берләшүгә китерми бит. Ә безнең төп максат – төрле милләт яшьләрен берләштерү, дуслаштыру. Һич тә көнчелек ясау түгел. Уен ахырында җиңүче төркемне сәхнәгә менгереп бүләкләр бирәчәбез. Ә бүләкләребез – китаплар. Аларны безгә азәрбайҗанның яшьләр оешмасы нәшрияты һәм татарларның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фонд нәшрияты бүләк итеп бирде. Алар безнең башлангычларга һәрвакыт теләктәшлек белдерәләр. Татар мәдәни үзәге дә һәрвакыт бинасын бирә, чараларны уздырырга уңайлыклар тудыра. Аларга рәхмәтләребезне белдерәбез. Татар теле дәресләренә дә рәхәтләнеп йөрибез. Лилиана бик кызыклы узыдра татар теле дәресләрен, – диде Тамирлан.

Филология фәннәре кандидаты Лилиана Сафина жюри әгъзалары арасында татар теле белгече буларак катнаша. Без аңардан төрки телләрне берләштерә торган дәреслек турында аңлатма сорадык.

"Илдан" төркеме кызлары чыгышы

"Илдан" төркеме кызлары чыгышы

– Бу яшьләр белән мин инде күптәннән таныш. Алар минем дәресләремә йөриләр. Татар телен өйрәнәләр. Безнең дәресләргә чуашлар да йөри. Мин үзем Татарстанның Чуашстан чигендә туган кеше буларак, аларны хөрмәт итәм. Үзем дә чуаш дәресләренә йөреп алдым. Охшашлык күп безнең телләрдә бик якын булмаса да. Төрки телләр дәреслеге ясау идеясен безгә Тамирлан әйтте. Без интернет челтәрләрендә аралашабыз. Телләрнең якынлыгын өйрәнәбез. Теге яки бу сүзнең тамырларын табып, ул охшашлыкка аңлатма бирәбез. Бу инде чагыштырмача грамматика булып чыга. Сүзләрнең этимологиясе белән кызыксынабыз. Без “кизләү” сүзен тикшердек. Бу бик кызык тоелды. Шул дәреслек ясау турында кумыклар, карачай, балкарлар, башкортлар бергә эшлибез. Эш бара. Әле башта без сүзләрнең этимологиясен, уртаклыгын тикшерәбез. Төрекләр дә, кырымтатарлар да йөри безнең дәресләргә.

– “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дип аталган бу уенның төп идеясе нидә?

– Төрки телләрне, төрки милләтләрне берләштерү безнең беренче идея. Без, әлбәттә, сәясәткә кагылмыйбыз. Без очрашабыз, фикер алышабыз, аралашабыз, дуслашабыз. Тел, йолалар турында сөйләшәбез. Беренче очрашуда без телләр уртаклыгы турында сөйләшкән иде, ә инде бу юлы безнең очрашуның төп юнәлеше милли киемнәргә кагыла. Бу киемнәрдә, телләрдә уртаклык табы безнең фикер. Яшьләр актив. Шаккатырлык, алар миллилеккә, милли уртаклыкка тартылалар.

Шулай итеп, Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә милли телләрне берләштереп, үзара аңлашуны төрки телләр аша күргән яшьләрнең очрашу, уен аша җитди сөйләшүләре узды. Әлегә очрашулар рус телендә барды. Ләкин аларның планнары зур. Иң беренче ният кирәк. Ният булса, ярдәмчеләр табылыр дигән өметтә калыйк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG