Accessibility links

Кайнар хәбәр

Борис Грызлов Русия Иминлек шурасыннан чыгарылган


Борис Грызлов
Борис Грызлов

Грызлов сигез ел дәвамында Русия Думасы рәисе булып торган иде.

Русия Думасының элекке рәисе Борис Грызлов Иминлек шурасыннан чыгарылган. Әлеге фәрманны Русия президенты Владимир Путин имзалаган.

Шулай ук әлеге фәрманда Дәүләт гвардиясе башлыгы Виктор Золотовны Иминлек шурасы составына кертү турындагы карарга да үзгәрешләр кертелгән. 5 апрельдәге фәрманда ул "даими әгъза" буларак кертелгән булса, яңа фәрманга үзгәрешләрдә "даими" сүзе алынган.

Грызлов 2003-2011 елларда спикер булып торды. Русия иминлек шурасында даими вәкил иде.

Золотов 13 ел президент иминлеге хезмәтен җитәкләгән кеше. Аның эчке гаскәрләрне котлаганда Советлар берлегендә “кызыл террор” уздырып миллионнарча кешене үтергән НКВДны аклавына да игътибар иткәннәр иде. Ике атна чамасы элек эчке эшләр министры урынбасары һәм эчке гаскәрләр башлыгы буларак мөрәҗәгатендә Золотов “Киев һәм Ленинградны, Одесса һәм Севастопольне, Мәскәү һәм Сталинградны яклап, Курски дугасында сугышып НКВД сугышчылары һәм командирлары үзләрен сүлмәс данга күмде. Сугыштан соңгы беренче елларда аларның Балтыйк буендагы һәм Көнбатыш Украинадагы милләтче яшерен көчләргә каршы көрәштәге хезмәтләре дә бәяләп бетергесез” дип белдергән.

XS
SM
MD
LG