Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда кинәт җылыту сәбәпле су басулар башланды


Казанда Салмач бистәсен су баса
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:48 0:00

Казанда Салмач бистәсен су баса

Һава кинәт җылыну сәбәпле Казанда һәм Татарстанның кайбер районнарында көчле су басулар башланды. Казанның Салмач бистәсендә йортларын су баскан хуҗалар моның сәбәбен шәһәр хезмәтләренең битарафлыгы белән аңлатты.

Татарстан башкаласында 10 апрельдә һава кинәт 14 градуска кадәр җылынып башкаланың кайбер районнарын су басты. Иң күп зыян Салмач бистәсендәге Яр буе, Камышлы, Үзәк , Әтнә урамнарына килгән. Без бистәнең Үзәк урамында Марат әфәндене (исеме үзгәртелде, исем-фамилиясен әйтергә теләмәде) очраттык, ул кар суларының эреп, йорт-җирләренә, базларына керүен сөйләде.

“Ял көнне көндезге икенче унбиш минутлар иде, шалтыраттылар. Чыктык, урамнан су ага. Мин киенеп чыкканчы, сарай белән мунча ягыннан көчле генә су килде. Бер якны караганда, су икенче яктан да бәреп чыкты. Бөтен подваллар су иде”, дип башлады сүзен Марат.

Соңгы тапкыр шундый зур масштаблы су басу 2006 елда булган. Ул елны кешеләрне көймәләр белән алып чыкканнар. Ике-өч ел элек шулай ук су басу куркынычы булган, ләкин су юлга кадәр килеп, ярты көн эчендә яңадан төшеп киткән. Марат әфәнде фикеренчә, су басуларның төп сәбәбе – бистәдәге күперне карамауда. “Чүп тула анда. Гел карап торырга кирәк. Кинәт җылытып та җибәрде бит”, ди зыян күрүче ир-ат.

Салмач бистәсендә күпләр җир кишәрлекләрен су басудан саклап күтәргән. Аларга Ноксадан су төшми, урамга, күтәрелмәгән йортларга су тула икән. Бистәдә яшәүчеләр юл хезмәткәрләренә таш юлдан урамга су агып төшмәскә юлга каршылык ясауларын сораган булганнар. Тик сүзләрен ишетүче табылмаган.

Камерага битен һәм үзен күрсәтергә теләмәгән, шулай ук су басудан зыян күргән ханым ул төнне әниләрендә кунган. “Коткаручылар әллә җиде кешене көймәләрдә алып чыкты инде. Шунан соң МЧС хезмәткәрләре җыелган суны насослар белән суырта башлады. Мин су басудан куркып, әниләрдә кундым”, дип сөйләде.

Якшәмбедән дүшәмбегә төненә каршы Салмач бистәсендә 16 кеше эвакуацияләнгән, аларның 4есе — балалар, 38 шәхси йорт су эчендә кала, дип хәбәр итте Татарстанның гадәттәнтыш хәлләр министрлыгы.

Шул ук көннәрдә Татарстанның Кукмара һәм Теләче районнары да су басудан зыян күргән. Кукмарада берьюлы биш торак йорт су астында калган. Аларның өчесендә кеше яшәмәгән. Коткаручылар дүрт кешене, шул исәптән бер бала һәм йөри алмаучы бер инвалидны эвакуацияләгән. Аларны вакытлыча райондагы "Айнур" кунакханәсенә урнаштырганнар.

Ә Теләчедә бу көнне күпләр өчен юбилей һәм туй мәҗлесләре үткәрү урынына әверелгән “Туган авыл” кафесын су баса. Cаба районының Тенеки, Олы Нырты, Олы Арташ, Нырты авыл урамнарыннан да ташу агып, йорт-ишегалларына керә.

XS
SM
MD
LG