Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:06

Freedom House: икътисадның түбән тәгәрәве элекке СССР илләрен тотрыксызландыра


Шулай ук миграцион кризис ксенофобия һәм милләтчелекне китереп чыгара.

Икътисади кыенлыклар элекке СССР илләренең кайберләрендә социаль хәлне какшатырга мөмкин. Шул ук вакытта миграцион кризис ксенофобия, милләтчелекне арттыра һәм Көнчыгыш Европа илләрендә реформаларга аяк чала, дип саный Freedom House хокук яклау үзәге.

Бу хакта сишәмбе көнне чыккан «Күчеш илләре» хисабында әйтелә. Анда элекке Советлар Берлеге, Балкан төбәге һәм Үзәк Европадагы 29 илдә демократия үсешенә бәя бирелә. СССның элекке җиде республикасындагы хакимият иң рәхимсез дип билгеләнән. Аларда ким дигәндә ун ел хакимияттә «диктатор»лар тора. Бу илләргә Русия, Азербәйҗан, Беларус, Казакъстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан керә.

Freedom House бәяләвенчә, дөньяда нефть һәм газка бәя кимү, АКШ һәм Европа Берлегенең Русиягә карата санкцияләре нәтиҗәсендә элекке советлар илләренең икътисады бөлгенлеккә төшү хәлендә. Шул сәбәпле, социаль протестлар мөмкинлеге дә арта.

Безнең радиога Freedom House проектлар җитәкчесе Нэйт Шенккан белдерүенчә, күчеш илләрнең җитәкчеләре икътисади кыенлыкларга җавап итеп, барлык өлкәдә дәүләт контролен кырыслатырга тырыша. Мисал өчен Русиядә президент Владимир Путин авторитаризмы кинәт артты, ватандашлык җәмгыятенә дә басым көчәя, ди Шеккан.

Freedom House Европа Берлегенең миграция кризисы мәсьәләсендә бер фикергә килә алмавы шулай ук Үзәк Европа илләрендә ксенофобия һәм милләтчелекнең артуына юл ачуын әйтә.

XS
SM
MD
LG