Accessibility links

Уфада космонавтика көнендә патриотизмны һавага шарлар очырып көчәйттеләр


Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

12 апрель - Космонавтика һәм авиация көнендә Уфада "Башыңны күтәр" исемле флешмоб оештырылды. Конгресс-холл бинасы алдындагы мәйданда узган чарада меңнән артык яшь-җилкенчәк катнашты.

Русия күләмендә оештырылган бу чара Юрий Гагаринның галәмгә очуына 55 ел тулуга багышланды. Халкы 1 миллионнан узган зур калаларда һәм Юрий Гагарин исеме белән бәйле төбәкләрдә уза ул. Бөтен ил буенча һавага 108 мең шар очырылырга тиеш икән. Гагаринның очышы 108 минут дәвам иткән, шуңа күрә шарларны шул санда очырырга карар ителгән.

Әлеге чараны оештыру башлангычы белән “Роскосмос” корпорациясе чыга. Ә инде Уфадагы флешмобка башкаладагы югары уку йортлары студентлары китерелгән. Уфа авиация-техник университетының хәрби кафедрасында укучы курсантлар махсус киемнәре белән аерылып торды. Арада төрле фиркаләр тамгалары сугылган киемнәрдәге яшьләр дә байтак.

Уфа авиация-техник университетының хәрби кафедрасында укучы курсантлар
Уфа авиация-техник университетының хәрби кафедрасында укучы курсантлар

Конгресс-холл мәйданындагы урам җыены көндезге сәгать бердә махсус корылган кечкенә сәхнәдә җыр-моңнар белән башланып китте. Чыгыш ясаучылар Русиянең космонавтика өлкәсендәге уңышларын телгә алып, быел Восточный дип аталган космодромның сафка басачагы хакында да әйтте. Ә инде төрле ракеталарның уңышсыз очырылып җиргә мәтәлеп төшүе турында ләм-мим. Роскосмос проектларында урланучы миллион долларлар турында да сүз булмады. Чара башланып төгәл бер сәгатьтән һавага Гагарин сурәте төшерелгән ак шарлар очырылды. Җәмгысе 3 мең шарның әзерләнүен әйтте бәйрәмне оештыручылар. Шарларны кулдан ычкындыруга ук егет һәм кызлар мәйданнан күз ачып йомганчы таралыша да башлады. Әлеге акцияне үткәрүнең төп максаты дип аны әзерләүчеләр “яшьләр күңелендә ватанпәрвәрлек хисләрен көчәйтү” дип белдерде.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

XS
SM
MD
LG