Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәлик хәзрәт Ибраһимов: "Вазифадан китмәсәм проблемнарым булачак дип кисәттеләр"


Мәлик хәзрәт Ибраһимов
Мәлик хәзрәт Ибраһимов

Чаллыда Җәмигъ мәчет имамы Мәлик хәзрәт Ибраһимовны эшеннән китәргә мәҗбүр иткәннәр. Китмәсә проблемнары булачак дип куркытканнар.

Чаллыдагы Җәмигъ мәчет имамы Мәлик хәзрәт Ибраһимовның эшеннән җибәрелүе күп кенә мөселманнарны аптырашта калдырды. Татарстанда мөфти Илдус хәзрәт Фәиз булганда имамнарны эштән җибәрү күренешләре арткан иде, яңа мөфти итеп Камил хәзрәт Сәмигуллин килгәч бу хәлгә нокта куелды кебек тоелган иде, әмма күрәсең озакка булмаган. Мәлик хәзрәткә, эштән китмәсә проблемнары булачак, дип аңлатканнар. Бу хакта аның үзе белән сөйләштек.

– Мәлик хәзрәт, "Независимая газета" радикал исламда шикләнелүчеләр өчен Татарстан мөфтияте яңадан аттестация уздыра дип язды. Сез дә яңадан аттестация уздыгызмы?

– Юк, миңа аны тәкъдим итүче булмады. Гомумән, мин Татарстан диния нәзарәтенең оештыру корылтаенда катнашып, 25 елдан артык мөфтияттә хезмәт иткән кеше буларак, кичә-бүген дингә килеп диния нәзарәте урындыгына утырган егетләр каршында аттестация үтеп тору мәгънәсез бер әйбер булыр иде. Шуңа да карамастан, миңа яңадан аттестация узуны тәкъдим итүче булмады.

– Сезне имамлыктан ни өчен алдылар соң?

– Нәзарәттән сорасагыз, үзе китте диячәкләр инде, әмма мине китәргә мәҗбүр иттеләр. Гариза язмасагыз проблем була, диделәр.

– Кем әйтте?

– Үзебезнең Чаллы шәһәре мөхтәсибе. Ул ниндидер бер комиссия белән очрашкан. Шул комиссиядәгеләр минем китүемне тәкъдим иткәннәр. Ләкин куркыныч янау кем тарафыннан килгәнне аңлатып тормадылар. Әгәр мин үзем китмәсәм проблем булачак кына диделәр. Шуңа гаризаны үз теләгем белән китәм дип яздым.

– Башка эш тәкъдим итмәделәрме?

– Юк. Бу хакта бернинди сүз булмады.

– Эштән ни сәбәпле җибәрделәр дип уйлыйсыз? Ваһһабилыкта гаепләп кисәтүләр булмадымы?

– Миңа турыдан-туры әйтүче булмады. Ваһһабилык булгач, "синең шушы эшең туры килми" дип әйтерләр иде, әмма минем белән сөйләшүче дә булмады. Мөфтият ниндидер конференцияләр, җыелышлар уздырганда мине махсус рәвештә читтә калдырды.

Чаллыда Җәмигъ мәчет төзеләсе урында вакытлы мәчет
Чаллыда Җәмигъ мәчет төзеләсе урында вакытлы мәчет

– Үзегез сәбәпләрен сорап мөфтияткә чыгып карамадыгызмы?

- Бу әйбер бөтен Чаллы шәһәренә шок булды. Әгәр алар традицион ислам дип баш әйләндерәләр икән, ни өчен бүген Чаллының бөтен әби-бабайлары, “хәзрәт нәрсә булды?” дип шау-гөр килеп шаккаталар. Ниндидер мәчет тирәсендә оешкан яшьләр генә каршы килсә иде, бөтен шәһәр шаккатты бит. Хәтта БДБ илләре, Америкадан: "Сезнең Татарстанда нәрсә бара анда" дип аптырап шалтыраттылар. Аларның Гарәбстанда укыган дип әйтәсе киләдер инде. Мин Согуд Гарәбстанында укыган кеше. Ләкин Гарәбстанда укыды дип кенә кешене эштән алып булмыйдыр инде. Пәйгамбәребез дә Гарәбстанда яшәгән.

Мин тавыш куптарып йөрергә җыенмыйм дип әйттем. Китәмен, дидем. Куркыныч янагач. Ләкин аерым бер кешеләр мөфтигә мине яклап барганнар. Бер кеше кергән һәм мөфти аңа: "Мин ул кешене белмим, аны танымыйм" дип әйткән. Ләкин мөфтият оешуының башында торган кешене танымыйм дип әйтү мөфти өчен зур минус. Мин җиде китап авторы, Татарстанда гына түгел, Русия, БДБ илләрендә дә китапларымны укыйлар. Басылган бөтенесен сатып алып баралар. Мөфтинең "Мин ул кешене белмим" диюе кызыграк килеп чыга инде.

Минем эштән җибәрелүемне кеше белмичә дә калды. Соңгы җомгага җыелган 400 кеше мине яклап имза җыйган иде.

– Илдус Фәиз заманында сезгә кисәтүләр булмадымы?

– Ул вакытта мин төбәк казые идем, мине казыйлыктан алдылар. Ул чакта да та ничектер мәгънәсез килеп чыкты. Эштән киткәндә бит инде йә чакырып сөйләшәләр, яки пленумнарда, җыелышларда хәл итәләр. Юк. "Син төшерелдең" диделәр дә шуның белән бетте.

* * * *

Мәлик хәзрәт Ибраһим хәзер нигездә өйдә генә утыруын әйтә. Проблемнары булачак дип куркытылгач, имам дөреслекне даулап йөрүнең мәгънәсен күрми. Җитмәсә әле күптән түгел Татарстанда Сөләйман хәзрәт Зарипов югалды. Инде ике айдан артык вакыт узса да ул әле һаман да табылмады. Журналист Ирек Биккинин Төньяк Кавказдагы кебек "үлем эскадроннары" эше генә була күрмәсен дигән иде. Алар Төньяк Кавказдагы шактый гына бәйсез имамнарны һәм башка руханиларны юк итте. Ә алар башына җиткән гади мөселманнарны әйтеп тә торасы юк инде, диде ул.

XS
SM
MD
LG