Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы ПАРНАС вәкиле Думага "Ачык Русия" ярдәмендә сайланырга җыена


Татарстаннан инде икенче кеше Думага Ходорковский ярдәмендә сайланмакчы.

Татарстанда "ТКХ-Контроль" иҗтимагый оешмасы идарәчесе рәисе, ПАРНАС фиркасенең Казан бүлеге активисты Илья Новиков Русия Дәүләт Думасына "Ачык Русия" ярдәмендә сайланачак.

"Реальное время" хәбәр итүенчә, ул Татарстаннан 26нчы Идел буе бер мандатлы бүлгедән барачак.

Элегрәк Чаллы шәһәр шурасы депутаты, Дәүләт думасына сайлауга Михаил Ходорковскийның "Ачык Русия" оешмасы ярдәме белән чыгарга җыенган Рузил Мингалимовны фирканең "абруен төшерүдә" гаепләп "Бердәм Русия"дән чыгарганнар иде.

XS
SM
MD
LG