Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:05

Быел "Нәүрүз" педагогика темасына багышлана. Чараның бюджеты – 8 миллион сумга якын.

“Нәүрүз” Халыкара театраль-белем бирү форумы Казанда 13-17 июнь көннәрендә узачак. Аның быелгы бюджеты 8 млн сумга якын.

Катнашучыларга килгәндә, быел шәрәфле кунак буларак Маҗарстанның Милли театры (Будапешт) чакырулы. Алар тамашачыга “Ходай җәзасы” дип исемләнгән спектакль тәкъдим итәргә ниятли, дип яза "Татар-информ".

Маҗарстан театрыннан тыш, Татарстанның алты театры, Казакъстанның 10лап театрыннан оештыручыларга гаризалар килгән. Чуашстан, Башкортстан, Алтай, Хакасия, Төркмәнстан һәм башка төбәкләрдән катнашучыларның килүе көтелә. Быелгы форумның тагын бер үзенчәлеге шунда ки, анда Калмыкстан, Бурят, Мари Иле театрларыннан да мөрәҗәгатьләр кабул ителгән.

Быелгы “Нәүрүз” педагогикага багышланачак. Катнашучыларга алты юнәлештә үзләренең белемнәрен арттыру мөмкинлеге бирелә. Болар: театраль педагогика, актерлык һәм режиссерлык осталыгы; режиссура теориясе, заман театры эшчәнлеге, сценография һәм музыкаль театр; театраль менеджмент, пиар, маркетинг; курчак театры сәнгате һәм балалар театры; театраль тәнкыйть; төрки халыкларының традицион театраль-музыкаль формалары.

XS
SM
MD
LG