Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә "Кавказ-центр" идарәчесен үтерүдә шикләнелгән ике Русия кешесе кулга алынды


Юрий Анисимов һәм Александр Смирнов
Юрий Анисимов һәм Александр Смирнов

Төркия Юрий Анисимов һәм Александр Смирновның Русия шпионнары булуын фаразлый. Мәхкәмә карары белән алар бер айга Төркия төрмәсендә калачак.

Юрий Анисимов (52) һәм Александр Смирновның (55) кулга алынуын Төркия полициясе дә, Русиянең Истанбулдагы баш консулы Андрей Подъелышев раслады. Русия ватандашлары “Кавказ-центр” идарәчесе Абдулвахид Эдильгериевны үтерүдә шикләнелә. Сайт Русиядә “эктремистик” дип игълан ителгән.

Кулга алынган Анисимов һәм Смирновта табылган USB картасында Европа илләренең берсендә төшерелгән видеолар һәм рәсемнәр табылган. Төркиянең мәгълүмат чаралары аларның кайсы шәһәрдә һәм илдә ясалганын хәбәр итми, тикшерү дәвам итә.

Абдулвахид Эдильгериев 2015 елның 1 ноябрендә Истанбулда өенә кайтканда яныннан узып барган машинадан атып үтерелде. Үтерүче утырган машина 20 көн кала Русия ватандашы Александр Насыров исеменә арендага алынган булган. Төркиянең махсус хезмәтләре Насыровның ил буйлап йөргәнен күзәткән, аның Смирнов һәм Анисимов белән күрешкәнен күргән.

Эдильгериев Русиядә тыелган "Кавказ-центр" интернет сәхифәсе идарәчесе генә түгел, шулай ук тыелган "Имарат Кавказ" җитәкчелеге, аерым алганда Мәүләди Удуговның туганы да иде.

Русия консулы Подъелышев Анисимов һәм Смирновның Төркиягә килгән Русия туристлары булганын белдерде. Полиция сорауларына җавап бирүдән баш тарткан бу ике кеше үзләре дә шуны әйтте. Әмма чик буе хезмәте мәгълүматына караганда, бу "ике турист" илгә үз исемнәре белән кермәгән. Русия консуллыгы аларга ярдәм итәчәген белдерде. Кулга алу 8 апрель, беренче мәхкәмә утырышы 11 апрель булды. Русия консулы утырышның төп өлешенә кертелмәде, дип яза Төркиянең мәгълүмат чаралары.

XS
SM
MD
LG