Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:14

Уфаның Нижегородка бистәсендәге 24нче санлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәбирә Риянова зур җиңүгә иреште. Яңарак Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының русиякүләм конкурсында беренче урынны яулады ул.

"Азатлык" хәбәрчесе Зәбирә Риянова белән очрашып аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.

– Зәбирә ханым, укытучылык һөнәренә нәрсә кызыктырды Сезне?

– Мәгълүм ки, кайбер гаиләләрдә әти-әни кеше мәктәптә укытучы була да, кайбер балалары да педагогия вузларына укырга керә. Без гаиләдә өч бала үстек. Абыем, апам һәм мин. Әти-әниебез гади колхозчылар иде. Әмма аларның асылы – бар булмышы гыйлемлелектән генә тора иде. Йортыбыз тулы китап булды һәм балаларны да белемле итергә тырышлык салдылар. Нәтиҗә бушка китмәгән. Өчебез дә – абыем Газинур да, апам Заһидә дә, мин дә югары уку йортларын тәмамлап, укытучылык һөнәрен сайладык. Мин дә үземне кечкенәдән ничектер укытучы булырга әзерләдем кебек. Мәктәптә укытучы һөнәренә хөрмәтне дә тәрбияли белгәннәр дип уйлыйм. Абыем да, апам да миңа гел үрнәк булды. Апам Заһидә дә татар теле укытучысы. 2001 елда “Ел укытучысы” бәйгесендә җиңеп чыкты. “Башкортстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек.

– Кайда югары белем алдыгыз?

– Мәктәпне тәмамлауга Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. Аны уңышлы тәмамладым. Искиткеч зыялы һәм гыйлемле мөгаллимебез Камил ага Дәүләтшин туган телебезгә сөюне баш миебезнең һәр күзәнәгенә сала алды (Рухы шат, урыны җәннәттә булсын иде, мәрхүм инде). Университетны тәмамлагач туган ягым Дүртөйлегә кайтырга уйлаган идем дә, әмма Уфаның әле мин эшләгән Нижегородка бистәсе 24нче урта мәктәбендә эш тәкъдим иттеләр. Менә 18нче ел эшлим инде шушы тату коллективта.

– Биредә татар теле һәм әдәбиятын кемнәргә өйрәтәсез?

– Минем төп белгечлегем татар теле булса да, биредә урыс теле дәресләрен дә алып барам мин. Ә татар телен өйрәтүгә килгәндә, бездә балаларга татар телен өйрәтү 2нче сыйныфтан 9нчы сыйныфкача алып барыла. Телне өйрәтү ихтыяри рәвештә. Бер баланы да син бу телне, син теге телне өйрән дип көчләү юк. Татар балалары татар дәресләренә йөри. Безнең матур итеп җиһазландырылган махсус татар теле һәм әдәбияты кабинеты да бар. Башкорт балалары башкорт дәресләренә йөри, урыс балалары үз сыйныфларында шөгыльләнә.

– Сез яңарак Казанда татар теле укытучыларының ил күләмендәге бәйгесендә беренче урынны алуга ирештегез. Уңышның нигезендә нәрсә ята? Нинди үзенчәлекле эш алымнары куллану белән өстен чыгасыз?

– Беләсезме, мин үз эшемне беркайчан да ниндидер конкурста катнашу омтылышы белән кормыйм. Балалар белән ихлас аралашам, ана телен укытуда аларның игътибарын җәлеп итү өчен үзем генә уйлап чыгарган ысулларны кулланам.

Дәреслекләрнең күбесе дистә еллар элек язылган. Алар заман сынавын үтә алмый. Ә тормыш көне-сәгате белән үзгәрә. Замана балаларын интернет һәм башка гаджетлардан аерып китапка, нәфис сүзгә җәлеп итү өчен, вакытыңны һәм көчеңне жәлләмәскә кирәк. Саф татар авылында үскән кыз мин, үзем дә гаиләдә ике кыз үстерүче ана кеше, шуңа да балаларның күңел халәтен аңлыйм. Укытучы кеше психолог та булырга тиеш. Минем тырышлыкларымны күреп, мәктәбебез директоры һәм хезмәттәшләрем укытучылар бәйгесендә катнашырга тәкъдим итә килде. Шулай уйламаганда Уфа күләмендәге бәйгедә җиңдем.

Ә узган елда Башкортстанда “Ел укытучысы-2015” конкурсында 1нче урынны яуладым. “Башкортстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек булдым. Ә быел бу җиңүләрем Казандагы илкүләм бәйгедә катнашу хокугын бирде. Рухи мәркәзебез Казанда да беренче урынны яуладым. Әле һаман да ышана алмыйм бу уңышыма, чөнки көндәшләр дә бик көчле иде. Ярдәмчеләремә дә рәхмәт әйтәсем килә. Башкортстан мәгариф министрлыгының һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының ярдәме зур булды.

– Гаиләдә ике кызыбыз бар дип әйттегез. Алар татарча сөйләшәме?

– Ике кызыбыз да мин эшләгән мәктәптә белем ала. Өлкәне – Айгөл 9нчы сыйныфта укый. Былтыр татар теле буенча Уфа күләмендә узган олимпиадада 2нче урынны алды. Кече кызыбыз Зарема 3нче сыйныфта белем ала. Гаиләдә гел татарча гына сөйләшәбез.

– Зәбирә ханым, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә нинди теләкләрегез бар?

– Мәгариф өлкәсе соңгы дистә елларда гел реформалар кичерә. Аеруча милли мәгариф өчен җиңел заман түгел. Шуңа да мөгаллим кешеләр юк кына хезмәт хакына эшләп йөрергә мәҗбүр. Шундый хәлдә кайберәүләр көнитмеш, гаиләне ач калдырмас өчен генә дә эшкә йөри. Ә чын укытучы кеше киләчәкне дә уйларга тиеш. Балаларыбыз әхлаклы булсын, киң гыйлемле булсын өчен, үзебез дә белемле булырга тиеш. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы – милләт рухы сакчысы. Дәреслекләр белән генә чикләнмик, газета-журналлар, китаплар укыйк, замана технологияләрен өйрәник, дип өндим мин һәрчак хезмәттәшләремне.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG